Яңа тормыш

Спас районы

Рус Тат
Җәмгыять, сәясәт

Гражданлык җәмгыятен үстереп

21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Ул 2012 елда, җирле үзидарә институтының ролен һәм әһәмиятен күтәрү, демократия һәм гражданлык җәмгыятен үстерү максатында кабул ителде. Бу көнне, 1785 елда, патша Екатерина II "Жалованная грамота городам" Указын раслый, ул җирле үзидарә турында Россия законнары үсешенә нигез сала. Безнең районда җирле үзидарә...

21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә.
Ул 2012 елда, җирле үзидарә институтының ролен һәм әһәмиятен күтәрү, демократия һәм гражданлык җәмгыятен үстерү максатында кабул ителде. Бу көнне, 1785 елда, патша Екатерина II "Жалованная грамота городам" Указын раслый, ул җирле үзидарә турында Россия законнары үсешенә нигез сала.
Безнең районда җирле үзидарә органнарында 130дан артык кеше, шул исәптән 75 муниципаль хезмәткәр, эшли. Шәһәр һәм авыл җирлекләре депутатлар корпусы шулай ук 130дан артык кешене берләштерә. Алар барысы да бер үк мәсьәләләрне - җирле үзидарәне ныгыту, аның финанс яктан тотрыклыгын тәэмин итү, җаваплылыгын арттыру, җирле үзидарә органнарына квалификацияле белгечләр һәм идарәчеләр килүе өчен шартлар тудыру, халыкның муниципаль программа һәм проектларда катнашуын тәэмин итәләр.
Спас муниципаль район Советы барлык җирле үзидарә ветераннарын, хезмәткәрләрен, шулай ук аларның якыннарын һәм туганнарын бу бәйрәм белән котлап, эшләрендә уңышлар, иминлек һәм бәхет тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев