Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Галләмов Ислам Хәсәбулла улы

1нче бер мандатлы сайлау округы буенча Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат. "Гадел Россия" сәяси партиясеннән күрсәтелгән. Бүгенге көндә авыл җирендә проблемаларның күп булуы беркемгә сер түгел. Минемчә, аларны актив гражданлык позициясен күрсәтеп кенә хәл итәргә мөмкин. Бу халык нәтиҗәле эшләгән, булган кыенлыкларны ерып чыга алган колхозлар зонасы дип йөртелә...

1нче бер мандатлы сайлау округы буенча Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат. "Гадел Россия" сәяси партиясеннән күрсәтелгән.

Бүгенге көндә авыл җирендә проблемаларның күп булуы беркемгә сер түгел. Минемчә, аларны актив гражданлык позициясен күрсәтеп кенә хәл итәргә мөмкин. Бу халык нәтиҗәле эшләгән, булган кыенлыкларны ерып чыга алган колхозлар зонасы дип йөртелә торган торак пунктларга да кагыла. Туган авылындагы проблемаларны хәл итү өчен, Урманасты Йорткүл халкына да бүген шундый сыйфатларга ия булырга кирәк. Анда еш кына эш буенча яки кунакка килеп киткәнгә күрә, авыл халкының күпчелеген яхшы беләм. Аларга ярдәм итәргә теләп, үземнең кандидатураны бу сайлау округы буенча кандидат итеп күрсәтергә булдым. Кайбер борчыган мәсьәләләрне хәл итә алырлык тәҗрибә һәм энергия миндә җитәрлек.

Мин алты дистә ел элек Яңа Рәҗәп авылында тудым. Кечкенәдән үк эштә чыныгып үстем, авырлыклардан беркайчан курыкмадым. Армиядә Советлар Союзы-Кытай чигендә (барысына да билгеле булган Тамань ярымутравындагы бәрелешләрдән соң берничә генә ел узган иде әле) танкист-наводчик булып хезмәт иттем. Бу бәрелешнең нәтиҗәләре без хезмәт иткәндә дә сизелә иде, хәлләр киеренке булса да, безнең офицерлар һәм солдатлар үз бурычларын җиренә җиткереп башкарганга күрә, дошман ачыктан-ачык һөҗүм итәргә батырчылык итмәде.

Армия хезмәтен тәмамлагач ук, өемә дә кайтып тормыйча, Байкал-Амур магистрале төзелешенә киттем. Мәңгелек туңлык шартларында БАМның башкаласы - Тында шәһәрендә унбер елдан артык тимер юл деполары һәм социаль объектлар төзелешендә катнаштым. Соңгы төзелеш объектым Себернең юкка чыгып баручы халыкларының берсе - эвенк балалары өчен мәктәп булды. Тормыш иптәшем Нурфия дә һаман минем белән бергә булды, бердәнбер кызыбыз Лилия дә шунда туды. Эштә ирешкән уңышларым өчен берничә тапкыр бүләкләр алдым, ә бергә эшләүче иптәшләрем мине даими рәвештә безнең төзелеш участогы профкомы рәисе итеп сайладылар. Мин аларга торак алырга, балалар өчен бакчада урыннар табарга, ял итү өчен юлламалар алырга ярдәм иттем. Намуслы хезмәтенә югары бәя биреп, тормыш иптәшемне дә депутат эшенә җәлеп иттеләр.

Тупланган тәҗрибәм һәм белемем бүгенге көндә дә кулланыш таба алыр дип уйлыйм. Бүген барлыкка килгән проблемаларны хәл итү өчен дә нәкъ шул чактагы кебек тырышлык куярга кирәк бит. Шул ук Урманасты Йорткүленнән Урта Йорткүлгә илтә торган юл проблемасын гына алыйк. Яңгыр яуган очракта, күрше авылга гына түгел, каршыңдагы күршеңә дә кереп булмый бит анда. Авылда бүген мәктәп тә, клуб та, кибет тә юклыкны исәпкә алсаң, яз-көз авыл бөтен дөньядан өзелеп калган кебек була. Һәм мондый хәлгә хәтта безнең районда да заманча асфальт юллар салынган егерме беренче гасырда ышанасы да килми. Бу юлларны төзү бик зур сумма таләп итә, ә Урманасты Йорткүлен күрше авыл белән тоташтыру өчен вак ташка акча таба алмыйлар. Кайбер авылларда бу мәсьәлә инде уңышлы хәл ителгән, ә бу авылның язмышы берәүне дә кызыксындырмый кебек. Авылда шәһәр җиренә китәргә атлыгып тормаган яшьләрнең булуы шатландырса да, егетләр күбесенчә нык хуҗалыклары булган Ульяновск өлкәсенә китеп эшлиләр.

Бу һәм борчыган башка бик күп проблемаларны урында гына хәл итәргә мөмкин. Авыл җирлекләренең тормышның очын-очка көчкә генә ялгый алырлык бюджетларына өмет итү файдасыз. Күп мәсьәләләрне район җитәкчеләре белән берлектә хәл итәргә кирәк, ә моның өчен авыл халкының Болгарда вәкиле булырга тиеш. Урманасты Йорткүле халкы ышаныч белдереп, мине депутат итеп сайлаган очракта, авыл проблемаларын хәл итү өчен бөтен көчемне бирәчәкмен.

Материал депутатлыкка кандидат тарафыннан әзер-ләнде һәм бушлай бастырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев