Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Этләрнең дә булса төрлесе…

    Әле күптән түгел генә алты яшьлек бер малайны эт тешләп, битенә шактый җәрәхәт салган. Бу хәл көндез Никольск авылында, кешеләр йөреп торган урамда булган. Ни өчен малайга гади авыл эте зыян китергән? Моның өчен кем җавап бирергә тиеш?

    Марина ЗАЙЦЕВА
    Фаҗига булган Заречный урамында этләр байтак күренә. Малайны тешләгән урыннан ерак түгел генә койма артында зур эт күреп алдык. Дөрес, бәйгә куйганнар үзен, хуҗасы, мин аны урамга чыгарганым юк, дип аңлатырга тырышты. Авыл кешеләреннән дә аның адресына карата зарлану сүзләре ишетмәдек. Моны җирлек башкарма комитетында да расладылар.
    Малайны ничек эт тешләвен урамнан узучы бер хатын-кыз күргән. Аның сөйләвенчә, эт малайга ташланганнан соң тиз арада каядыр юкка чыккан. Кем эте булуын берәү дә белми. Малайга район хастаханәсенең хирургия бүлегендә медицина ярдәме күрсәткәннән соң, тиз арада Казандагы клиникаларның берсенә озаталар. Биредә аңа дәвалану курсы үтәргә туры киләчәк.
    Авылда быел кешегә эт ташлануның беренче очрагы язын теркәлгән булган. Бу җәһәттән участок инспекторы эш кузгаткан, эт хуҗасына тиешле җәза бирелгән. Ни кызганыч, авылда җәйдән бирле участок инспекторы юк, бу урын вакантлы, дип аңлаттылар полициядә. Никольск авылы халкы үзен борчыган проблема белән җирле Советка яки райондагы административ комиссиягә мөрәҗәгать итә ала. Бу елның 1 июленнән башлап, этләрне урамда йөртүгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү әлеге комиссиягә йөкләнгән. Әмма күршеләре, таныш-белешләре белән араны бозарга теләмәгән авыл кешеләре үз проблемалары турында башкаларга җиткермәүне кулайрак күрәләр. Тик никадәр генә яшерсәң дә, авылда барысы да тиз беленә…
    Этләргә каршы көрәш чараларының берсе - аларны ату. Никольск җирлегендә февраль аенда бу эшне оештырып караганнар. Җирлеккә керүче өч авыл буенча алганда, этләрнең баш саны дүрткә кимегән.
    Татарстан Республикасы административ хокук тәртибен бозулар турындагы Кодексның 3.7нче маддәсе нигезендә, әгәр кешенең эте бар икән, ул аны үз хуҗалыгы территориясендә: ишегалды, сарай, тотып алынган урында асрарга тиеш. Этне урамга бәй белән, борынчак кигезеп алып чыгарга кирәк, дип аңлатты полициянең участковыйлар бүлеге җитәкчесе Сергей Тарасов. Закон бозган эт хуҗасына административ беркетмә тутырыла һәм биш йөз сумнан мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Мондый хәл кабатланса, штраф суммасы арта.
    Кешегә ташланып, аны тешләгән яки киемнәрен ерткан эт хуҗасына да шундый ук җәза каралган. Каза күрүчеләр материаль, китерелгән рухи зыянны түләттерү өчен гражданлык судына дәгъва белән мөрәҗәгать итә алалар. Әгәр этне кешегә эстерү факты теркәлсә һәм расланса, эт хуҗасына карата җинаять эше кузгатылачак.
    Быел эт асрау кагыйдәләрен үтәмәгән кешеләргә карата берничә административ беркетмә төзелгән. Шуңа да карамастан, урамда хуҗасыз этләр саны кимеми. Йорт этләре дә, хуҗасыз этләр дә төрле авырулар, шул исәптән котыру авыруын тарату куркынычын тагын да арттыра. Аеруча урамда өерләре белән чабышкан этләрдән сак булырга кирәк. Мондый вакытларда алар аеруча усал, кешеләргә бер сәбәпсез ташланалар. Аларга каршы ничек көрәшергә?
    - Ел саен шәһәрдә һәм авылларда хуҗасыз этләрне юк итү буенча чаралар күрелә, - ди Болгар шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев. - Бу процессны этләрне ату белән бутамаска кирәк. Хайван организмына нервларны зарарландыручы агу кертү аларны үтерми, ә вакытлыча хәрәкәтләнү функциясен югалтуга китерә. Әгәр этнең хуҗасы булса, ул аны җылыга алып кереп үлемнән саклап кала ала. Әлеге чара кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен кирәк. Бу чараны уздыру өчен хәзер рәсми гариза бирүнең кирәге юк, аноним шалтыратуларга нигезләнеп тә карар кабул итәргә мөмкин.Моннан тыш, башкарма комитетта охотовед штаты булдырылды, шуның нигезендә Мәскәүдә махсус укып кайткан кеше эшкә кабул ителде. Мондый чаралар даими үткәрелер, дип ышанып әйтергә була.
    Эрерәк шәһәрләрдә хуҗасыз хайваннарга махсус приютлар булдырыла, биредә аларны стерильләштерәләр, соңыннан кешеләргә дә биреп җибәрәләр. Әйе, мондый гуманлы эшнең өстен яклары бик күп. Әмма хайваннарны читлектә асрауның никадәр кыйммәткә төшүе турында да онытмаска кирәк. Бер генә район үзәгенең дә эт приюты юк. Бездә дә энтузиастлар күп түгел…
    Тагын бер нәрсә турында әйтми булмый. Таныш биологым барлык хуҗасыз этләрне юк итәргә ярамый, дигән иде. Алар урынына чүп түгү контейнерларын күсе һәм төлкеләр басып алырга мөмкин. Болар инде бу сүзнең чын мәгънәсендә, төрле чир, шул исәптән медицина ярдәмендә дә дәвалап булмый торган авыруларны бик күп таратучылар.
    Күптән түгел редакциягә Бугровкадан үз исемен әйтергә теләмәгән бер ханым чылтыратты:
    - Җирле фермерларның берсе үз ишегалдында өч эт асрый, - диде ул. - Гади этләр генә түгел болар, өзеп ала торганнар - ике кавказ һәм бер төрекмән овчаркасы. Бик зурлар, авыл кешеләренә генә түгел, ә хуҗаларына да куркыныч тудыралар. Закон буенча, этләрне ишегалдында яки махсус урында бәйдә тотарга кирәклеген яхшы беләбез. Әмма бу этләрне бик еш авыл урамына чыгаралар. Шуңа күрә кешеләр урамга чыгарга куркалар, аеруча балалары өчен борчылалар.
    Эт хуҗасы белән берничә тапкыр сөйләшеп карадык, безне ишетергә түгел, тыңларга да теләмиләр. Кайсыдыр чылтыраткач, участок инспекторы килгән булган, әмма мәсьәләне хәл итә алмаганнар бугай…
    Танышларымның берсе этләргә агу бирергә киңәш итте. Мин моны хуплап бетермим, шулай да ниндидер чаралар күрүне кирәк саныйм. Законнар эшләмәгән җирдә башбаштаклыкка юл куела, диләр… Никольск авылында эт тешләгән алты яшьлек малайны табиблар савыктыра алыр, гаеплеләргә закон нигезендә тиешле җәза бирелер, анысы. Бугровкада овчаркалар асраучыга карата да чаралар күрелер, дип ышанасы килә. Этләр исә, элеккечә, кешеләрнең тугры дусты булып калсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: