Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Дәүләт автоинспекторлары эше турында

    Кадет мәктәбе укучылары өчен үзәк китапханәнең уку залында сораулар һәм җаваплар кичәсе оештырылды. Чара "Ориентир" клубының чираттагы утырышы кысаларында үткәрелде һәм аңа юл-патруль хезмәте капитаны Зилә Фәсхетдинова чакырылды. Ул укучыларга юл инспекторы хезмәтенең үзенчәлекләре, эше турында сөйләде. Укучылар бу эшкә кагылган шактый сораулар бирделәр. Мәсәлән, аларны бу һөнәргә кая укып...

    Кадет мәктәбе укучылары өчен үзәк китапханәнең уку залында сораулар һәм җаваплар кичәсе оештырылды.
    Чара "Ориентир" клубының чираттагы утырышы кысаларында үткәрелде һәм аңа юл-патруль хезмәте капитаны Зилә Фәсхетдинова чакырылды. Ул укучыларга юл инспекторы хезмәтенең үзенчәлекләре, эше турында сөйләде. Укучылар бу эшкә кагылган шактый сораулар бирделәр. Мәсәлән, аларны бу һөнәргә кая укып булуы, юл кагыйдәсен бозуларның ниндиләре еш очрый һәм башка бик күп сораулар кызыксындырды.
    Очрашу истәлеге итеп укучыларга сувенирлар тапшырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: