Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чәчүлекләрне карарга керештеләр

Сабан культураларын чәчү тәмамлангач, район игенчеләренең бар тырышлыгы чәчүлекләрне карау һәм пар участокларын хәзерләүгә юнәлдерелде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 21 майга сабан культураларын чәчү төгәлләнгән. Агымдагы ел чәчүлекләре структурасында 25400 гектарны - бөртекле культуралар, 8560 - техник, 5840 гектарны азык культуралары били. Соңгы атна эчендә көнбагыш чәчкән...

Сабан культураларын чәчү тәмамлангач, район игенчеләренең бар тырышлыгы чәчүлекләрне карау һәм пар участокларын хәзерләүгә юнәлдерелде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 21 майга сабан культураларын чәчү төгәлләнгән. Агымдагы ел чәчүлекләре структурасында 25400 гектарны - бөртекле культуралар, 8560 - техник, 5840 гектарны азык культуралары били. Соңгы атна эчендә көнбагыш чәчкән мәйданнар бермә-бер арткан, ул 7350 гектарда чәчелгән, силос өчен кукуруз 1150 гектарда туфракка иңдерелгән. Хуҗалыклар шулай ук судан үләнен чәчү белән дә актив шөгыльләнәләр. Ул инде 600 гектарда чәчелгән.
Хәзерге вакытта җирләрне шытымга кадәр һәм шытымнар чыккач тырмалау, гербицидлар һәм инсектицидлар белән эшкәртү, шытымнарны минераль ашламалар белән тукландыру кебек эшләр алып барыла.
Кыр борчасы бераз зыян китергән арпа участокларын да вакытында эшкәртеп калырга кирәк. Бу корткыч башка культура чәчүлекләренә дә шактый зыян китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев