Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • «Чайка» – Мәскәү белән элемтәдә

    Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Россия Федерациясе Президентының күчмә кабул итү бүлмәсе балачакны саклау мәсьәләләре буенча тематик кабул итү үткәрде. Безнең "Чайка" балалар һәм яшүсмерләр приюты да ул көнне күчмә кабул итү бүлмәсе белән элемтәгә керде.

    Бу чара РФ Президентының гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгате буенча Идарәсенең эш планына кертелгән һәм балачакны саклауга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүче федераль һәм региональ башкарма хакимият органнары белән бергә үткәрелде. Күчмә кабул итү бүлмәсенең эше барышында хезмәт коллективлары вәкилләре, балалар һәм ата-аналар, тәрбиягә бала алган ата-аналар, опекуннар һәм попечительләрне кабул иттеләр, балаларның социаль-хокукый гарантияләрен яклау буенча кабул ителгән чаралар тикшерелде һәм башка мәсьәләләр каралды.
    Җәмәгать кабул итү бүлмәсе вәкилләре (анда ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, республика мәгариф һәм фән министрлыгы, прокуратура, МЧС һәм башка ведомство хезмәткәрләре керде) мондый учреждениедә балаларның яшәвенә кагылышлы барлык мәсьәләләрне җентекләп тикшерде. Балаларның приютта яшәү шартларына анализ ясалды, белгечләр шулай ук балалар һәм хезмәткәрләр, район хезмәтләренең белгечләре белән сөйләштеләр.
    Башкарылган эш нәтиҗәләре буенча график нигезендә билгеләнгән вакытта безнең республикада РФ Президенты кабул итү бүлмәсе җитәкчесе - ТР буенча өлкән федераль инспектор Ренат Тимерҗанов видеоэлемтә режимында кисәтүләр юк, приютта эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган, дип хәбәр итте. Балаларның торак-көнкүреш шартларын яхшырту максатында, приют өчен өстәмә җиһазлар сатып алырга киңәш бирелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: