Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • “Болгарда мондый бәйрәмнең булганы юк иде әле...“

    Узган ялларда Болгарда шактый зур уңыш белән IIнче Авраамий фестивале узды. Быел ул чиркәү һәм казаклар арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә багышланды. Оештыручыларның әйтүенә караганда, әлеге чарада 1500 ләп кеше катнашкан.

    Владимир КОРНИЛОВ
    Фестиваль кысаларында бик күп чаралар оештырылды, аларның барысы турында да язып бетерү мөмкин түгел. Өстәвенә, фестиваль шәһәрнең төрле урыннарында үткәрелде, шуның өчен һәркайсына барып өлгереп тә булмады. Күргән, ишеткән кадәресе дә бәйрәмнең югары дәрәҗәдә оештырылуына дәлил булып тора. Фестиваль казаклар хәрәкәтенә багышланганга күрә, безгә Самара, Ульяновск өлкәләреннән, Татарстанның күп кенә районнары һәм шәһәрләреннән вәкилләр килгән иде. Фестивальдә Дон казакларының күренүе дә күп нәрсә турында сөйли. Концертлар, Борынгы Болгар шәһәренә һәм төзелеп килүче казаклар бистәсенә экскурсияләр, "Сармат" яшүсмерләр клубы шәкертләренең кул сугышы буенча күрсәтмә чыгышлары, гыйбадәт кылулар, казаклар җыеннары һәм туйганчы аралашу - болар барысы да онытылмас тәэсирләр калдырды.
    Фестивальнең яшьләргә багышланган беренче көне шәһәребездәге казаклар хорының Мәдәният йортындагы концерты белән башланды. Яшьләрне Чистай епархиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе протиерий Павел Чувашов, Спас округы благочинные, Изге-Авраамий чиркәве рухание Анастасий Головин, фестиваль директоры Михаил Баландин, Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина сәламләде.
    Тамашачыларга безнең казаклар башкаруында мәхәббәт, халыклар бердәмлеге, дуслык һәм татулык турындагы җырлар күптән таныш булса, "Хуторок" казаклар ансамбленең бездә әле беренче тапкыр гына чыгыш ясавы. Шуңа да карамастан, яшь артистларны тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.
    Фестивальдә катнашучылар концерт карап күңел ачарга гына түгел, ә борчыган мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшергә, тәҗрибә уртаклашырга дигән максатны да күздә тотып бергә җыелдылар. "Түгәрәк өстәл" утырышы барышында мондый мөмкинлектән тулысынча диярлек файдаланып калырга да тырыштылар. Биредә казакларның яшьләргә әхлак һәм патриотик тәрбия бирүдә катнашулары белән бәйле мәсьәлә дә кузгатылды. Әңгәмәдә Татарстан Президентының эчке мәсьәләләр буенча департаменты киңәшчесе Дмитрий Шипков, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, Казан һәм Татарстан митрополиясенең казаклар белән үзара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе, иерей Анастасий Головин, Спас казаклары атаманы Сергей Кобенячкин, Димитровград шәһәренең казаклар җәмгыяте атаманы Александр Анащенко һәм башкалар катнашты. Кунаклар, мәсәлән, яшьләрне кадетларның казаклар корпусларында тәрбияләүләре, Спас казаклары - лагерьда православие сменалары, район җитәкчелеге, чиркәү, казаклар белән тормышка ашырылучы уртак проектлар турында сөйләделәр.
    Шул ук көнне кичен район Мәдәният йортында булган концертта исә Казанның, Алексеевск һәм безнең районның яшь коллективлары чыгыш ясады. Аеруча Казанның "Радужные веселинки" бию коллективы, Изге-Авраамий чиркәвенең яшьләр бүлегенең чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.
    9 Май көнне исә фестивальдә катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларга куелган һәйкәл янына җыелып изге йолаларын үтәделәр, аннары Бөек Җиңү көненә багышланган митингта катнаштылар. Бераз соңрак казакларның юбилей җыены башланды. Юбилей дигәннән, быел «Спасская" станицасы үзенең биш еллыгын билгеләп үтә. Биредә казаклар хоры да оешты, күптән түгел ул халык хоры, дип йөртелә башлады. Җыенда биш ел эчендә башкарылган эшләр турында сөйләделәр, киләчәккә билгеләнгән планнар белән таныштырдылар. Билгеләп үтелгәнчә, Ржавецта казаклар бистәсе төзелә, биредә проект нигезендә торак корпуслар, балалар һәм яшьләр лагерьларын оештыру өчен спорт мәйданчыклары төзелергә тиеш. Хокук тәртибен саклаганда, концертлар, кунаклар өчен тантаналы чаралар уздырганда казакларның ярдәм итәргә әзер торулары да ассызыклап үтелде.
    Җыенның азагында Спас казаклар җәмгыятенең актив әгъзаларына медальләр, юбилей билгеләре һәм мактау грамоталары тапшырылды.
    Икенче көнне кичен исә фестиваль-вакыйгалар комплексы сәхнәсендә читтән килгән профессиональ казаклар коллективлары һәм җирле артистлар катнашы белән әзерләнгән зур гала-концерт булды. Тамашачылар "Бәрмәнчек" Дәүләт фольклор ансамблен көчле алкышлар белән каршыладылар. Бу коллектив чыгышы тулысынча керәшен җырлары һәм биюләреннән төзелгән иде. Самарадан килгән "Волжские казаки" Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышларын да тиз генә онытырлык түгел. Тамашачылар сугыш еллары җырларын аягүрә басып тыңлады. Димитровград шәһәренең "Булава" казаклар җыр һәм бию ансамбленең чыгышлары да тамашачылар күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
    - Кичә бөтен Россия, бөтен прогрессив кешелек дөньясы Җиңү Көнен билгеләп үтте, - диде бәйрәмдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп район башлыгы Камил Нугаев. - Без мондый зур җиңүгә төрле милләт вәкилләренең бердәм һәм дус булуы аркасында ирештек… Бу хакта беркайчан онытырга ярамый, моны безнең оныкларыбыз да белергә тиеш.
    Казаклар рәхмәт йөзеннән район башлыгына традицион казак буркасы һәм папаха бүләк иттеләр.
    Концерт зур фейерверк белән тәмамланды.
    Фестивальнең соңгы, дүртенче көнендә дә бәйрәм дәвам итте. Бу бәйрәм ел саен тагын да күңеллерәк үтә башлады. Анда катнашучы коллективлар саны да артты. Аларның һәрберсе үз талантларын күрсәтәләр. Авраамий фестивале кунаклар һәм анда катнашкан бөтен кеше күңелендә онытылмас эз калдырды.
    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: