Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балачакның онытылмас мизгелләре

Яшең олыгая барган саен үткәннәр, бигрәк тә балачак хатирәләре, үзәкләрне өзеп, сагындырып искә төшә. Юк, аларның берсе дә онытылмый, ә тормыш мәшәкатьләре аркасында күңелнең ерак почмагында яшеренеп кенә яталар.

Владимир Нестеров
Күптән түгел бер кибеткә кергәч, мин мич төбенә салып пешергән ипине күреп әллә нишләп киттем. Аны шәһәрдәге эшмәкәрләрнең берсе пешерә башлаган икән. Түзмәдем, күпереп пешкән ипине алып кайттым да, дулкынланып, бер кыерчык кисеп алдым. Шул мизгелдә балачагыма, моннан кырык ел булган хәлләргә кире кайткандай булдым...
Безнең әби дә ипине мич төбенә салып пешерә иде. Ул тагын да тәмлерәк булып күңелдә калган. Утын янып бетеп, мич кызгач, әби мич төбен пумала белән себереп ала да, күмерләрне бер кырыйга өеп куя. Аннары бабай ясаган агач көрәккә салып, ипиләрне мич төбенә кызган кирпечкә тезеп чыга. Мичтә чуенда пешкән щи белән бәрәңгенең хуш исле тәмен мин берни белән чагыштыра алмыйм, ул гомергә истә булды. Миңа бүтән андый тәмле ризыклар ашарга туры килмәде. Без, өч бала, ипи пешкәнен түземсезлек белән көтәбез. Менә әбиебез мич капкачын ачып, беренче ипине өстәлгә алып куя. Без аның суынганын да көтеп тормыйча, кулларны пешерә-пешерә кыерчыгын сындырып алабыз. Ул шулкадәр йомшак, аны кайнар килеш кисеп булмый, ә көтәргә сабырлык җитми.
Аннары үсеп җиткәч, мин бер тарихи китаптан шуны укып белдем: элеккеге кешеләр ипине пычак белән кисмәгәннәр, аны безнең кебек сындырып ашаганнар, алар ипине кешегә яшәү көче бирә торган изге әйбергә санаганнар һәм тимер белән кагылырга ярамый дип уйлаганнар.
Кайвакыт ипи өстенә эре тоз сибеп ашыйбыз, ә кайвакыт өстәл янындагы киң эскәмиягә тезелеп утырып, ипине зур итеп кисеп алабыз да, сөт белән сыпыртабыз. Бабайның, юри шелтәләгән булып, балалар ипине тагын талаганнар, дип әйткәне дә истә калган. Ул аны болай гына әйткәндер инде, чөнки мин аның ачуланганын бер дә хәтерләмим. Ул елны, быелгы кебек, яз иртә килде. Мәктәп бакчасындагы агачларга кунган кара каргаларның каркылдавы әллә кайларга ишетелә. Тыкрыктагы ермакларда эрегән кар сулары шулкадәр чиста, төбендәге яшел үләннәргә кадәр күренеп тора. Нигәдер бу күренеш әле дә күз алдында тора. Без иптәшләр белән шул күлләвекләр уртасыннан су ерып чабып йөри торган идек. Өйгә кайтканда бер тотар урын калмый, бутый эчләре тулы су, чалбардан, пальтолардан су агып тора. Өлкәннәр бер тамызып алалар да, киемнәрне алыштырып, мич башына куып менгерәләр. Җылы кирпеч өстендә без рәхәтләнеп йоклап китәбез. Икенче көнне тагын шундый ук хәл. Еллар үткәч, мин гаҗәпләнеп искә алам - кар сулары ерып йөрсәк тә, без бит бер дә авырмадык, дару дигән нәрсәне белмәдек, бөтен дәвабыз - мич башындагы кирпеч җылысы һәм кайнар сөт.
Балачакның тагын бер онытылмый торган вакыйгасы бар. Без, авыл малайлары, елгада боз китүен түземсезләнеп көтәбез. Су күтәрелеп, бозлар өскә чыга, алар чытырдап ватылалар һәм бер-берсен этешә-төртешә акрын гына агалар. Бу вакытта бөтен авыл халкы елга буенда була. Әле бик кечкенә вакытта ук әнинең мине боз акканын карарга алып төшкәне хәтердә. Яр тирәсенә якын җибәрмәс өчен кулдан нык итеп тотып торганы да истә калган.
Миңа тормыш һаман шулай күңелле генә барыр кебек иде. Ләкин еллар үтә, тормыш аккан су кебек алга йөгерә икән. Хәзер инде авыллар да элеккеге кебек ямьле түгел, тыкрыкларны кычытканлык- чытырманлык баскан, басулардагы тракторлар гөрелтесе дә бөтенләй башка төрле ишетелә, әби белән бабай да, әниләр дә күптән мәрхүмнәр...
Ләкин тормыш дәвам итә. Елгаларда әле дә бозлар китә. Язгы ерганак суларын чәчрәтеп инде башка балалар уйный.
...Менә тагын яз җитте. Табигатьнең үз законнары. Син ашыгасың дип, ул кабаланмый. Тиздән кешеләрдә яшәү дәрте уятып, кояш нурларын мул сибә башлар, бөреләр ачылыр, тирә-якка хуш ис таратып, агачлар яфрак яра башлар. Ләкин кеше тормышында бер нәрсә үзгәрешсез кала - аның балачак хатирәсе, ул гомер буе аны озатып килә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев