Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Бабалары каберенә оныклары барырга тиеш…

    "Болгар" эзләнү отряды "Хәтер вахтасы"нда катнашып, Бөек Ватан сугышы елларында канкойгыч бәрелешләр булган урыннарга еш бара. Бу көннәрдә алар чираттагы экспедициягә әзерләнәләр. Эзләнү эшләре ел дәвамында диярлек алып барыла.

    Борис АНДРИЯНОВ,
    "Болгар" эзләнү отряды җитәкчесе,
    Ким урта мәктәбе укытучысы.
    Бу көннәрдә Казандагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында гадәти булмаган акция уздырыла: Германиянең Цайтхайн шәһәренә барып, биредә күмелгән совет хәрби әсирләренең каберләренә истәлек ташы кую өчен төркем туплыйлар.
    Моннан берничә еллар элек "Саксон мемориаллары" немец оешмасы активисты, Россиянең тарих фәннәре профессоры Александр Харитонов инициативасы белән Цайтхайндагы совет хәрби әсирләре каберләрен төзекләндерү белән шөгыльләнә башлый. Дрезден тирәсендә урнашкан әлеге шәһәрдә лагерьда һәлак булучылар күмелгән дүрт зират бар. Германиянең дәүләт бюджеты исәбенә тотылучы "Эйренхайн" мемориалы зиратларында 30 меңләп совет солдаты ята. Шуларның 361е - Татарстаннан. Музей хезмәткәрләре дүрт зиратның һәрберсендә берәр таш булса да куярга җыена. Әлбәттә инде, бу изге эштә һәлак булучыларның туганнары да катнашырга тиеш. Бабалары каберенә оныклары барыр инде.
    Бу уңайдан "Саксон мемориалы" биредә күмелгәннәрнең туганнарын эзләп табуны үтенеп мөрәҗәгать иткән. Татарстанның төрле районнарыннан шундый 10 гаилә табылган да инде. 2014 елның 23 апрелендә мемориалда лагерьны азат итүнең 68 еллыгына багышланган тантаналы чара уздырылырга тиеш. Чарага элекке хәрби әсирләрнең туганнары да чакырыла.
    Әлеге эшкә керешеп, безнең эзләнү отряды әгъзалары архивлардан Цайтхайн зиратында сигез якташыбызның күмелүе турында мәгълүматлар тапты. Менә аларның исемнәре:
    1. Пестряков Алексей Николаевич, 1920 елда туган, Балымер авылы. 1941 елның 20 декабрендә һәлак булган, 5нче рәт, 7нче блок.
    2. Петрунин Федор Васильевич, 1904 елда туган, Кузнечиха авылы. 1942 елның 24 апрелендә һәлак булган. Цайтхайндагы Якобстон рус зиратында күмелгән, 409нчы участок, 1нче блок, 8нче рәт.
    3. Таминов Федор Павлович, 1919 елда туган, Чуаш Борнае. 1942 елның 9 декабрендә һәлак булган. 3нче зиратта күмелгән.
    4. Соловьев Михаил Михайлович, 1918 елда туган, Спас Затоны. 1941 елның 30 октябрендә һәлак булган, 238нче кабер, 3нче блок.
    5. Сальников Иван Гаврилович, 1917 елда туган, Тенишево эшчеләр поселогы. 1941 елның 20 ноябрьда һәлак булган, рус зираты, 5нче рәт, 7нче блок.
    6. Ладченко Петр Селиверстович, 1920 елда туган, Куралово авылы. 1941 елның 12 декабрендә һәлак булган, 36нчы кабер, 6нчы блок.
    7. Сомов Николай Николаевич, 1918 елда туган, Косяково авылы. 1943 елның 4 маенда һәлак булган, 3нче зират, 58нче участок, 1нче блок, 6нчы рәт.
    8. Гадалов Дмитрий Данилович, 1918 елда туган, Куралово авылы. 1944 елның 7 августында һәлак булган.
    Әлегә исемлектәге ике якташыбызның туганнары табылды. Николай Сомовның, мәсәлән, Кураловода оныклары - Иван, Николай, Валентина, Галина Евдокимовлар яши. Дмитрий Гадаловның сеңлесе Зоя Даниловна Подемирова Трактор поселогында яши, ә менә кызы, Мария Дмитриевна Ляпина - Братскида.
    Без район халкына, аеруча җирлек башлыклары, мәктәп директорларына мөрәҗәгать итеп, Бөек Ватан сугышында һәлак булган башка солдатларның туганнарын эзләп табуда ярдәм итүләрен үтенәбез. Без аларның берсен дә онытырга тиеш түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: