Узган елның көзендә ызандаш Иж-Борискино һәм Фадеевка авылларын берләштергәннән соң, Урта Йорткүл җирлеге районда иң эреләрдән санала башлады. Мондагы халык ничек яши, аларны нәрсә борчый, ниләр эшләнгән һәм киләчәккә нинди бурычлар билгеләнгән - шушы арада узган отчет сессиясендә болар һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләштеләр.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Җирлек башлыгы Гөлинә Кәримуллина башкарылган эшләрне генә санап үтүне төп бурыч итеп куймаган. Бу вазифага моннан нибары биш ай элек сайлануын, шуңа күрә сизелерлек үзгәрешләр турында сөйләргә әле иртәрәк, дип алдан ук искәртеп куйды. Үз чыгышында күбрәк яңа сайланган депутатларга хәл итәргә туры киләчәк проблемаларга басым ясады. Ә алар җитәрлек.
Шуларның берсе, Урта Йорткүл халкының аеруча эчен пошырганы - су мәсьәләсе. Җиде елдан бирле Үзәк һәм Зур урамнарындагы 35 йортта яшәүчеләр су булмаудан интегәләр. Май аеннан башлап, ягъни бакчаларга яшелчәләр утырткач, әлеге йортларга суны нибары ике сәгатькә генә бирәләр. Бу хәл сентябрьгә кадәр шулай дәвам итә.
Йортлардагы краннарга суның ни өчен сәгатьләп кенә бирелүе дә билгеле. Республика районнарының берсеннән килгән подрядчылар скважинаны тиешле тирәнлеккә кадәр бораулап бетермәгән, шуңа күрә су кудыру насосына ком тула һәм ул сафтан чыга. Әлеге урамнардагы йортларда яшәүчеләр үз акчаларына берничә тапкыр насос сатып алганнар, әмма файдасын аз күргәннәр. Бәясе дә ярыйсы гына мондый насосның - якынча 30 мең сумнар тирәсе тора. Һаман акчаны да җилгә очырасы килми, шул ук вакытта сусыз тору да бик читен.
Бу мәсьәләне су кудыру башняларын (Урта Йорткүлдә өчәү) "Водоканал" җәмгыяте карамагына тапшырып кына хәл итәргә мөмкин. Районның күпчелек авылларында шулай эшләп, күп еллардан бирле халыкның үзәгенә үткән проблемаларның берсеннән котылганнар.
Халыкның тел очыннан төшмәгән икенче бер проблема - Урманасты Йорткүл белән Урта Йорткүл арасындагы юлның начар булуы. Җәен яңгырсыз көннәрдә әлеге "тормыш юлы" аша узарга була. Язын һәм көзге пычракларда мондагы галәмәтне күрсәгез икән! Язын кар астына су төшү белән Урманасты Йорткүлдә яшәүчеләр фельдшер-акушерлык пунктына дәваланырга яки даруларга, кибеткә азык-төлеккә бара алмыйлар. Ике авыл арасында җәйрәгән суның китүен көтәләр. Әгәр берәрсенә ашыгыч медицина ярдәме кирәк булса, яки көтмәгәндә янгын чыкса нишләргә? Җирлек башлыгы да бу хакта уйлап борчылуын яшермәде. Дөрес, бу мәсьәләнең район җитәкчелеге контроленә алынуы һәм аның халык файдасына хәл ителергә тиешлеге күңелдә беркадәр өмет тә уята.
Дала Йорткүлдәге урамнарның хәле дә шәптән түгел. Хәер, авылдагы үзәк урамның бер өлешенә байтак еллар элек асфальт түшәлгән булган, ә менә калганнарына язын һәм көзен аяк басарлык та түгел.
Дала Йорткүл һәм Урта Йорткүлдәге искергән электр линияләре баганаларын алыштырырга, авыл урамнарын тиешенчә яктыртуны җайга салырга кирәк. Мәдәният йорты капиталь ремонт таләп итә. Саный китсәң, кирәктән күп нәрсә юк. Дөрес, соңгы араларда уңай чишелеш тапкан мәсьәләләр турында да әйтми булмас. Мисал өчен, Дала Йорткүлгә бишенче чыбык тартылган, Чистайдагы "Челтәр компаниясе" белән электр тогын көйләүче җайланма урнаштыруга килешү төзелгән (моның өчен республика бюджетыннан акча да биреләчәк). Мәдәният йортын җылыту системасын ремонтлау өчен проект документлары әзерләнеп бетү алдында. Урта Йорткүлдә һәм Иж-Борискинода су кулланган өчен акча җыюны тиешле тәртипкә салганнар.
Җирлек башлыгы авыллар территориясен чиста тотарга кирәклегенә дә басым ясады. Тирес һәм көнкүреш калдыкларын түгү өчен махсус урын булса да, кайберәүләр чүп-чарны авыл башына чыгарып аударудан гына зыян килмәс, дип исәпли булса кирәк.
Сессия барышында Урманасты Йорткүлендә кибетләрнең юклыгы, янгын сүндерү машинасы булмавы, Урта Йорткүл авылына керү юлында ясалма калкулыклар ("лежачие полицейские") эшләргә кирәклеге турында зарларын җиткерүчеләр, башка мәсьәләләр белән кызыксынып мөрәҗәгать итүчеләр дә булды.
Җирлек башлыгы авылларда тырыш, уңган-булган кешеләр яши, аеруча мал асраучылар күп, дип үзенчә горурланып билгеләп үтте. "Болгар Арыш" җәмгыятендә, Рузалия Минһаҗева крестьян (фермер) хуҗалыгында да тырышып эшләүчеләр җитәрлек. Бүген, мәсәлән, хуҗалыклардагы савым сыерларның баш саны гына да 300дән артып китә, абзар тутырып мөгезле яшь терлек асрыйлар. Халык көн саен әзерләүчеләргә 1500 килограмм сөт сата, продукция тапшырудан аена 35 мең сумга кадәр акча алучылар да бар. Шуңа күрә тырыш гаиләләрдә заманча җиңел автомобильләр санның бер генә булмавы гаҗәп тә түгел.
Утырышта катнашкан район башлыгы Камил Нугаев иң әүвәл Урманасты Йорткүл авылы халкын яз башлану белән юл төзүгә керешәчәкбез, юлны мәчеткә кадәр сузачакбыз, дип сөендерергә ашыкты. "Урта Йорткүл җирлегенең шәхси хуҗалыклардан сөт һәм башка продукция сату буенча районда икенче урынны биләвенә сөенми мөмкин түгел, - диде ул. - Димәк, кешеләр читтән ярдәм көтмиләр, күбрәк үз көчләренә ышаналар. Үз алларына максат куеп яшәүчеләр башкалардан бик күпкә аерылып торалар. Бүгенге шартларда бу аеруча мөһим. Тормышның элек тә җитешсез яклары булды, хәзер дә шулай. Әмма теләге булган кеше кыенлыкларны җиңәрлек көч таба. Сез дә авыл язмышының үзегезгә бәйле булуын онытмагыз…"
Димәк, сессиядә кузгатылган мәсьәләләрне хәл итүдә халык та актив катнашырга тиеш. Барысын да читтән күзәтеп, җитешсезлекләргә бармак төртеп күрсәтү бик җиңел. Кимчелекләрне бергәләшеп бетерү юлларын эзләргә кирәк. Киләчәгебезне бездән башка берәү дә кайгыртмас.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев