Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Авыл урамы караңгылыкка чумган...

    Галиев Мансур, хезмәт ветераны. Без яшәгән Школьный урамының ике елдан бирле яктылык күргәне юк. Бу проблеманы хәл итүләрен үтенеп кая гына мөрәҗәгать итмәдек, ләкин әлегә кадәр бернинди үзгәреш күренми. Иртә-кичләрен безнең урамда кап-караңгы, ә бит һәркемнең эш-мәшәкатьләре җитәрлек, урамга чыгарга, кирәк җиргә барырга туры килә. Яшьләр ничек тә йөри, ә...

    Галиев Мансур,
    хезмәт ветераны.
    Без яшәгән Школьный урамының ике елдан бирле яктылык күргәне юк. Бу проблеманы хәл итүләрен үтенеп кая гына мөрәҗәгать итмәдек, ләкин әлегә кадәр бернинди үзгәреш күренми. Иртә-кичләрен безнең урамда кап-караңгы, ә бит һәркемнең эш-мәшәкатьләре җитәрлек, урамга чыгарга, кирәк җиргә барырга туры килә. Яшьләр ничек тә йөри, ә менә өлкәннәргә бик кыен. Хәтта мәчеткә дә мең мәшәкать белән барып җитәбез. Безгә кем ярдәм итәр икән?
    Татар Такталы авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: