Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Җамалетдинов Тәлгат Мансур улы

    3нче бер мандатлы сайлау округы буенча Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат. «Гадел Россия» сәяси партиясеннән күрсәтелгән. Авыл кешесен борчыган проблемаларны саный китсәң, кулдагы бармаклар гына җитеп бетмәс иде. Дала, Урманасты һәм Урта Йорткүл авылы кешеләренең бүгенге тормышын, нинди мәсьәләләрнең һаман саен җанны тынгысызлавын да әйбәт беләм. Әбием Урта Йорткүлнеке...

    3нче бер мандатлы сайлау округы буенча Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат. «Гадел Россия» сәяси партиясеннән күрсәтелгән.

    Авыл кешесен борчыган проблемаларны саный китсәң, кулдагы бармаклар гына җитеп бетмәс иде. Дала, Урманасты һәм Урта Йорткүл авылы кешеләренең бүгенге тормышын, нинди мәсьәләләрнең һаман саен җанны тынгысызлавын да әйбәт беләм. Әбием Урта Йорткүлнеке булганга, бу өч торак пункт минем өчен якын һәм яхшы таныш. Әбиемнең авылның бай тарихы, үзләреннән соң якты эз калдырып киткән кешеләре турында сөйләгән хикәятләрен әле дә онытмыйм. Авыл кешеләре илебез тормышындагы иң авыр һәм катлаулы елларда да бер йодрыкка төйнәлеп бөтен кыенлыкларны җиңеп чыккан. Рухлары көчле булган аларның, барысын да бер уй, бер омтылыш берләштергән.

    Безнең буын вәкилләренә төрле үзгәрешләр кичерергә туры килә. Кыенлыклар алдында баш имәс өчен ата-бабаларыбызга хас булган сыйфатларны искә төшерергә, бүген күбрәк аларның тәҗрибәсенә таянып эш итәргә кирәк. Татар авыллары элек-электән бөтен кыенлыкларны халык белән бергә җыелып күтәргән, иң катлаулы хәлдән чыгу юлын да тапканнар. Нинди генә хәлдә калсалар да, күңел түрендәге өмет утын сүндермәгәннәр. Ни кызганыч, яңа чор тормышыбызга яңа сулыш өрде, без бүген туганнарыбызны, туган авыл, районны борчыган проблемаларны күрмәмешкә салышабыз, вәзгыятьне үзгәртү өчен бернинди чаралар күрмибез. Ә бит элегрәк арабызда актив тормыш позициясе белән аерылып торган кешеләр күп, алар теләсә нинди мәсьәләне хәл итә алырлык көчкә ия иде.

    Егерме елдан артык район газетасында эшләгәнлектән, бу авылларда еш булырга туры килә. Йорткүлдән хатлар, теләк-тәкъдимнәр дә килгәли иде. Тик соңгы вакытларда ике арадагы элемтә сүрелә башлады. Моны бүгенге тормышның тәэсире дип тә атарга була. Мәдәниятка, телебезгә һәм әдәбиятка игътибар бөтенләй кимеде, тормышыбызда бүген сәүдә һәм коммерция иң мөһим урынны били башлады. Элегрәк мәктәп укучылары безнең газетага үзләренең язмаларын даими җибәреп тордылар, мәктәптә әле яшь хәбәрчеләр түгәрәге дә эшләде. Аларның күбесе мәктәптән соң югары белем алып, халык арасында аң-белем таратты. Хәзер бу хакта үткән заманда гына сөйләргә туры килә, телебезгә һәм әдәбиятыбызга мөнәсәбәт тамырдан үзгәрде. Мәктәп балаларын башка нәрсәләр кызыксындыра. Шуңа күрә безнең татар телендә чыгучы газетаның да тиражы кимеде.

    Бу хәлне үзгәртергә кирәк. Укучылар арасында сәләтле балалар күп, аларны күрә һәм барлый белергә генә кирәк. Депутат булып сайланган очракта, мин бу мәсьәләне даими контрольдә тотып, хәлдән килгән кадәр ярдәм итәчәкмен.

    Авылның мәдәни тормышына яңа сулыш өрәсе, Мәдәният йортларының эшен активлаштырасы, онытылып баручы милли бәйрәмнәрне күбрәк үткәрәсе иде. Урта Йорткүлдә энтузиастлар тырышлыгы белән Сабан туе үткәрелде. Мондый башлангычларны бердәм хупларга, милли традицияләрне үстерергә кирәк.

    Бүген без күбрәк тормышның материаль ягы турында сөйлибез, адым саен чабудан тартучы проблемаларны ничек хәл итү юлларын эзлибез. Үткәннәребезне онытмыйча, традицияләребез, гореф-гадәтләрне кадерләп сакларга кирәклеге турында күбрәк уйласак, кыенлыкларны да җиңелрәк хәл итә алыр идек.

    Материал депутатлыкка кандидат тарафыннан әзерләнде һәм бушлай бастырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: