Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар да безнең яклауга мохтаҗ

2 февраль - Халыкара су-сазлык җирләрне саклау көне.

Бу көн 1971 елдан бирле билгеләп үтелә. Ул вакытта Иранның Рамсар шәһәрендә ЮНЕСКО булышлыгы белән, суда йөзүче кошларның яшәү урыны буларак, халыкара әһәмияткә ия булган су-сазлык җирләр турындагы конвенциягә кул куелды.
Табигать процессларында һәм җәмгыять тормышында аларның роле бик зур һәм күпкырлы, бигрәк тә хәзерге вакытта, галимнәр фикеренчә, климатның җылынуы һәм эчә торган суга ихтыяҗ арткан шартларда. Алар җир өсте суларын тотарга ярдәм итәләр, шул тирәдәге җирләрнең уңдырышлылыгын саклыйлар, азык һәм чимал базасы булып торалар. Моннан тыш, атмосферага кислородны кире кайтаралар Безнең илдә су-сазлык мәйданнар бик зур җирләрне биләп тора.
"Спас" дәүләт табигый заказнигының баш белгече Любовь Мурзак сүзләренә караганда, безнең районда якынча исәпләүләргә караганда, сазлыклы урыннар берьярым мең гектардан артыграк мәйданны били. Аның иң зурысы Никольск янындагы Ясачка җирләре. Биредә үсемлекләр дөньясы гаҗәеп бай.
Безнең заказниктагы утраулар комплексы да зур фәнни әһәмияткә ия, биредә Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән җәнлекләр һәм үсемлекләр бар. Шуны да әйтергә кирәк, 2000 елда бу территория халыкара әһәмияткә ия кыйммәтле су-сазлык мәйданнарның перспектив исемлегенә кертелде.
Су баса торган мәйданнар, сазлыклы җирләр, су-сазлык урыннарга кергән яр буе тирәләре, табигать кебек үк, саклауга мохтаҗ. Аларның мәйданы елдан-ел кими баруы борчу тудыра. Бу үзеннән-үзе генә чыкмый, ә кешенең сусаклагыч зоналарда урманнарны кисү һәм башка хуҗалык эшчәнлеге алып баруы аркасында килеп чыга.
Су-сазлык урыннарның аерым кагыйдәләре федераль һәм республика кодекслары, законнары белән җайга салына. Ләкин һәр кеше тирә-як мохитнең бу бик мөһим җирләрен саклауга үз өлешен кертмәсә һәм моның өчен җаваплылык тоймаса, нәтиҗәләр аяныч булырга мөмкин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев