Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2013 елда “Спас муниципаль районы” муниципаль берәмлек бюджетын үтәү турындагы отчетны раслау турындагы карар

Россия Федерациясе Бюджет Кодексының 264нчы һәм "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлеге бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында положение"нең 28нче маддәләре нигезендә, Спас муниципаль район Советы карар бирде: 1. 2013 елда "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек бюджетын керемнәр буенча - 506367,68 мең сум, чыгымнар буенча - 496715,9 мең сум һәм керем...

Россия Федерациясе Бюджет Кодексының 264нчы һәм "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлеге бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында положение"нең 28нче маддәләре нигезендә, Спас муниципаль район Советы карар бирде:
1. 2013 елда "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек бюджетын керемнәр буенча - 506367,68 мең сум, чыгымнар буенча - 496715,9 мең сум һәм керем күләме чыгым күләменнән 9651,78 мең сумга арттырып (бюджет профициты) башкару турындагы отчетны, шулай ук күләм күрсәткечләрен түбәндәгечә расларга:
"Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек бюджеты керемен бюджет кереме классификациясе кодлары буенча бу карарның 1нче кушымтасы нигезендә;
керем төрләре, бюджет керемнәренә караган дәүләт идарәсе секторы операцияләре класслары буенча "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек бюджеты керемнәрен бу карарның 2нче кушымтасы нигезендә;
бюджет чыгымнары ведомство структурасы буенча "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек бюджет чыгымнарын бу карарның 3нче кушымтасы нигезендә;
бюджет чыгымнары классификациясе төрләре буенча "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек бюджет чыгымнарын бу карарның 4нче кушымтасы нигезендә;
бюджет дефициты чыганакларын классификацияләү кодлары буенча "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек бюджет дефицитын финанслау чыганакларын бу карарның 5нче кушымтасы нигезендә;
төркем, статья кодлары, бюджет дефицитын финанслау чыганакларына караган дәүләт идарәсе секторы операцияләре классификациясе буенча "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек бюджет дефицитын финанслау чыганаклары бу карарның 6нче кушымтасы нигезендә;
бюджет чыгымнарын алучылар һәм классификация кодлары буенча Спас муниципаль районы башкарма комитетының резерв фонды чыгымнарын бу карарның 7нче кушымтасы нигезендә расларга.
2. Бу карар кул куйган көннән гамәлгә керә.
№ 40-2, 31.03.2014 ел.
Спас муниципаль районында муниципаль хезмәтнең югары һәм төп төркемнәренә караган вакантлы идарәче вазифасына кадрлар резервы турында
2007 елның 2 мартында кабул ителгән "Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында"гы 25нче Федераль закон, муниципаль хезмәт турындагы Татарстан Республикасы Кодексы, Спас муниципаль районы Уставы, Спас муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы положение, Спас муниципаль районы составына керүче җирле үзидарә органнарында (сайлау комиссияләре аппаратларында) муниципаль хезмәтнең югары һәм төп төркемнәренә караган вакантлы идарәче вазифасына кадрлар резервын булдыру буенча хезмәттәшлек итү турында төзелгән килешүләр нигезендә, Спас муниципаль районы Советы карар чыгарды:
1. Спас муниципаль районында муниципаль хезмәтнең югары һәм төп төркемнәренә караган вакантлы идарәче вазифасына кадрлар резервы турындагы положениене (1нче кушымта) расларга.
2. Спас муниципаль районының җирле үзидарә органнары җитәкчеләре әлеге Карарның 1нче пунктында күрсәтелгән положение һәм анда билгеләнгән вакыт нигезендә кадрлар резервын булдыру эшен оештыруны тәэмин итәргә тиеш.
3. Спас муниципаль районында муниципаль хезмәтнең югары һәм төп төркемнәренә караган вакантлы идарәче вазифасының кадрлар резервына керүче кешеләр төркеме исемлеген Спас муниципаль районы башлыгы раслый, исемлекне Спас муниципаль районы Советы аппараты төзи, дип расларга.
4. Әлеге карар рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң үз көченә керә.
№40-3, 31.03.2014 ел.
"Спас муниципаль районында муниципаль хезмәтнең вакантлы идарәче урыннарын алыштыру өчен кадрлар резервын формалаштыру комиссиясе турында
2007 елның 2 мартында кабул ителгән "Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында" ФЗ-25нче законы, Татарстан Республикасы муниципаль хезмәт Кодексы, Спас муниципаль районында муниципаль хезмәт турында положениегә нигезләнеп, Спас муниципаль район Советы карар бирде:
1. Раслау:
Спас муниципаль районында муниципаль хезмәтнең вакантлы идарәче урыннарын алыштыру өчен кадрлар резервын формалаштыру комиссиясе турында положениене (1нче кушымта);
Спас муниципаль районында муниципаль хезмәтнең вакантлы идарәче урыннарын алыштыру өчен кадрлар резервын формалаштыру буенча комиссия составын (2нче кушымта).
2. Бу карар рәсми басылып чыккан көнненән башлап үз көченә керә.
Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башлыгы К. Ә. Нугаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев