Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Үз эшенә иҗади карый

Алсу Сабирова "Антошка" балалар бакчасында татар телендә белем бирүче тәрбияче булып инде ике дистә ел эшли. Ул балаларда татар теленә мәхәббәт һәм кызыксыну уятырга тырыша. Балалар бакчасы мөдире Светлана Перегудова билгеләп үтүенчә, беренче квалификация категорияле тәрбияче Алсу Исмәгыйль кызы үз эшендә алдынгы заманча технологияләрне кулланырга тырыша. Мәсәлән, узган елдан башлап...

Алсу Сабирова "Антошка" балалар бакчасында татар телендә белем бирүче тәрбияче булып инде ике дистә ел эшли. Ул балаларда татар теленә мәхәббәт һәм кызыксыну уятырга тырыша.

Балалар бакчасы мөдире Светлана Перегудова билгеләп үтүенчә, беренче квалификация категорияле тәрбияче Алсу Исмәгыйль кызы үз эшендә алдынгы заманча технологияләрне кулланырга тырыша. Мәсәлән, узган елдан башлап ул төп белем бирү структурасына федераль дәүләт таләпләренә нигезләнеп эшләнгән мәктәпкәчә белем бирүнең яңа региональ программасы нигезендә укыта башлаган. Балалар бакчасына татар телен өйрәнү процессын җиңеләйтүгә юнәлдерелгән укыту-методика комплексы кайтарылган. Алар арасында дәфтәрләр, аудио һәм видиокомплектлар, проектор, ноутбук, демонстарция-өләшү материаллары да бар. Боларның барысын да Алсу Исмәгыйль кызы үз эшендә нәтиҗәле куллана.

Милли традицияләрне өйрәнүгә дә ул зур игътибар бирә. Дәресләрдә балалар татар телендә укыйлар, җырлыйлар, мультфильмнар карыйлар, милли биюләр өйрәнәләр. Моннан тыш, ел саен хәзерлек группасына йөрүче балалар өчен Болгар музей-тыюлыгына экскурсия оештырыла, тыюлык хезмәткәрләре белән бергә төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрәләр. Бу чараларда төрле милләт халыкларының дуслыгы нинди зур әһәмияткә ия булуы ассызыклап үтелә.

Укыту-методика комплексын куллану тәҗрибәсе белән Алсу Исмәгыйль кызы хезмәттәшләре белән дә теләп уртаклаша. Ул "Ел тәрбиячесе" район конкурсында финалист булды. Конкурста катнашуга бакчага йөрүче балаларны да җәлеп итте. "Тылсымлы куллар" журналы тарафыннан үткәрелгән "Бәйге-2012" республика конкурсында алар төрле номинацияләрдә икенче һәм өченче урынны алдылар. Журналда шулай ук тәрбияче тарафыннан эшләнгән "Татарстан якты кояшы - Тукай" дип исемләнгән чараның сценарие дә басылып чыкты. Ә агымдагы елның май аенда коллектив "Иң яхшы ике телле балалар бакчасы" грантына дәгъва итүчеләр арасында үткәрелгән республика конкурсында катнашты. Конкурсның максаты - ТР дәүләт телләрен өйрәтүче иң яхшы коллективларны билгеләү, бу юнәлештә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә заманча алымнарны билгеләү иде. Республика конкурс комиссиясе әгъзалары "Антошка" балалар бакчасында булып, яңа укыту-методика комплексы нигезендә эшнең ничек оештырылуын тикшерделәр. Балаларның яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашканда куллана ала торган татарча сүзләрнең күләме, милли, региональ, этнокультура үзенчәлекләрен чагылдырган мохит һәм башка күп нәрсәләр исәпкә алынды. Алсу Исмәгыйль кызы үзенең авторлык эшләрен презентация рәвешендә күрсәтеп, комиссия тарафыннан хупланды. Конкурс нәтиҗәләре буенча аңа ноутбук алырга сертификат тапшырдылар.

Бу тәрбияченең соңгы уңышы түгел дип, ышаныч белән әйтергә була, чөнки Алсу Исмәгыйль кызы актив һәм иҗади эшләвен дәвам итеп, үзенең эш алымнарын даими камилләштереп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев