Балалар иҗат йорты каршында ике елдан бирле эшләүче радиотехника түгәрәгендә мәктәп укучылары бик теләп шөгыльләнәләр.
Түгәрәк дәресләрендә алар үз куллары белән радиоалгыч, велосипед кыңгыравы һәм кечерәк радиостанция ясау серләренә өйрәнәләр. Әлеге радиостанция ярдәмендә алар дуслары һәм танышлары белән элемтәгә чыгалар. Өлкәнрәк сыйныф укучылары исә күбрәк нанотехнологияләр белән кызыксыналар, спутник телевидениесе эше белән якыннанрак танышалар. Түгәрәк каршында кыска дулкыннарда эшләүче радиостанция дә бар әле. Аның чакыру сигналы болайрак яңгырый: Россия четыре Поволжье Татарстан. Сүз дә юк, Россиянең теләсә кайсы почмагы белән аралашу, башка шәһәрләрдән дуслар табу теләге һәр укучыны кызыксындыра. Ә менә Морзе әлифбасын өйрәнүчеләр бер кыенлыкларсыз бөтен дөнья буйлап "сәяхәткә" чыга алалар.
Теләсә кайсы ил белән эфир дулкыннары ярдәмендә аралашу, радио спорты буенча төрле ярышларда катнашу, һәр радиоэлемтә өчен җибәрелгән открыткаларны җыеп бару укучылар өчен ниндидер яңалыклар ача, аларны уйлануларга этәрә.
- Универсиада үткәрелгән көннәрдә, - ди түгәрәк җитәкчесе Сергей Козлов, - безгә махсус чакыру бирделәр, шуның ярдәмендә дөньяның унлаган иле белән радиоэлемтә урнаштырып, Ут эстафетасын эфир аша тараттык, яшьләр спортын пропагандалауга үз өлешебезне керттек…
Ул үзе радиотехника белән балачактан ук мавыга, 6 класста укый башлаганнан бирле радиоклубка йөри. Үзенең беренче чакыруын ерак Үзбәкстан якларында алган булган, аннары инде радиоклуб белән җитәкчелек итә башлаган. Әле бүген дә үзе белгәннәрне яшь радиосөючеләргә бик теләп өйрәтә.
Балалар иҗат йорты базасында 7 түгәрәк эшли, район мәктәпләре каршында төрле юнәлештәге 60 иҗат берләшмәсе төзелгән. Укучылар аларның барысына да бик теләп йөриләр.
Мәктәптәге дәресләр, өйгә бирелгән биремнәрне үтәү - болар барысы да шактый вакытны ала. Шуңа да карамастан, укучылар буш вакытларында Балалар иҗат йортында эшләүче түгәрәкләргә ашыгалар.
Түгәрәк эшләгән көннәрдә Балалар иҗат йорты гөр килеп тора. Кайбер балалар икешәр түгәрәккә йөрергә дә вакыт табалар. Күп нәрсә түгәрәкне кем алып баруга да бәйле. Үз эшен чын күңелдән, балаларны мавыктырырлык итеп оештыручылар тирәсендә укучылар һәрвакыт күп була. Балалар бит бик кызыксынучан булалар, аларда әллә нинди сораулар туарга мөмкин. Димәк, барысына да төпле җавап табарга кирәк. Әнә шундый кешеләр генә эшне балалар кызыксынырлык итеп алып бара беләләр.
Руслан Хәмидуллин фотосы.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев