Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Якташыбыз Абдулла Алишны Яр Чаллыда искә алдылар

Яр Чаллының Муса Җәлил исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсе һәм шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе агымдагы елның май аенда якташыбыз, Көек авылында туып-үскән фронтовик язучы, балалар өчен кабатланмас әкиятләр һәм шигырьләр авторы - Абдулла Алиш иҗатына багышланган Беренче шәһәрара "Әкияти дөнья" бәйгесен игълан иткәннәр иде. Күптән түгел Үзәк шәһәр китапханәсенең актлар...

Яр Чаллының Муса Җәлил исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсе һәм шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе агымдагы елның май аенда якташыбыз, Көек авылында туып-үскән фронтовик язучы, балалар өчен кабатланмас әкиятләр һәм шигырьләр авторы - Абдулла Алиш иҗатына багышланган Беренче шәһәрара "Әкияти дөнья" бәйгесен игълан иткәннәр иде. Күптән түгел Үзәк шәһәр китапханәсенең актлар залында әлеге бәйгедә җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү тантанасы да оештырылды. Биредә шәһәрнең төрле мәктәпләреннән 10-15 яшьлек балалар "Әкиятне укыйбыз" һәм "Әкиятне рәсемгә төшерәбез" дип аталган ике номинациядә көч сынашты. "Әкиятне рәсемгә төшерәбез" номинациясенә - 58, "Әкиятне укыйбыз" номинациясенә исә 26 иҗади эш кабул ителде. Ике номинациядә дә катнашучылар шагыйрьнең әсәрләрен рәсемдә һәм сәхнәдә тудырып, аларны концерт программасы һәм рәсем күргәзмәсендә тәкъдим иттеләр. Бәйге нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Сүз уңаеннан: быел Абдулла Алишның тууына 106 ел, вафат булуына - 70 ел тулды.

Гөлназ Шараева-Галимҗанова,

Венера Бессмертных фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев