Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укытучыбызның яхшылыгын онытмабыз

Укытучы - җир йөзендә иң кирәкле һәм изге һөнәрләрнең берсе. Аны сайлаган кешедән, беренче чиратта, бик күп сабырлык, укучылар белән уртак тел табу сәләте таләп ителә. Безнең класс җитәкчебез Людмила Семёновна Назарова әнә шундый укытучыларның берсе.

Ольга Гаврилина,
1нче мәктәп укучысы.
1981 елда ул Казан дәүләт университетын тәмамлап, туган шәһәренә әйләнеп кайткан һәм сигезьеллык мәктәптә (хәзерге вакытта - 2нче шәһәр мәктәбе) география укытучысы булып эшли башлый. Берничә елдан соң безнең мәктәпкә эшкә күчкән.
Безнең класс аның белән 2007 елның 1 сентябрендә танышты. Һәрвакыт ачык йөзле, мөлаем Людмила Семёновна безнең белән бик тиз уртак тел тапты. Укытучыбыз һәр очракта ярдәм итәргә әзер тора, без моңа күп тапкырлар үзебез дә инандык. Людмила Семёновнаның үз эшен яратып, аны намус белән башкаруы әллә каян сизелеп тора.
Аның дәресләре дә бик мавыктыргыч үтә. Яңа материалны һәрвакыт җентекләп аңлата, безнең теләсә нинди сорауларга җавап бирә. Шуңа күрә иң катлаулы темаларны да яхшы үзләштерәбез. Ул сөйләгәндә вакытның үткәне дә сизелми кала, аны тыңлап без туган илебез, башка илләрдә яшәүче халыкларның тормышы турында күп яңа мәгълүмат алабыз.
Людмила Семёновна безне олы тормыш юлына әзерли. Мәсәлән, шәфкатьле булырга, кешеләргә карата сабыр, итагәтле булырга, эш сөяргә өйрәтте. Укытучыбыз һәрберебезнең холык-фигелен яхшы белә. Әлбәттә, тормыш булгач, төрле хәлләр килеп чыга. Аны борчыган вакытларыбыз да була. Бүген мин аның алдында барысы өчен дә гафу үтенәм.
Людмила Сёменовна белем биргән укучылар аны беркайчан да онытмас. Укытучы буларак та, кеше буларак та ул олы хөрмәткә лаек. Бу буш сүзләр генә түгел, кеше яхшылыгы беркайчан да онытылмый. Безнең өчен Людмила Семёновна яхшы укытучы гына түгел, тормышыбызда зур роль уйнаган кеше дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев