Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Татар телендә сөйләшәбез

Февраль аенда башланып киткән сигезенче "Мин татарча сөйләшәм" республика акциясе барышында Аграмак мәктәбендә төрле чаралар оештырылды. Акциядә катнашкан һәр кеше өчен акция логотибы сугылган эмблема ясалды. Мәктәптә дәресләр көн саен татар телендә башланып китте һәм тәмамланды. Урта класс укучылары грамматик КВНда катнашып, анда сигезенче классның "Ялкын" командасы җиңеп чыктылар. Укучыларның...

Февраль аенда башланып киткән сигезенче "Мин татарча сөйләшәм" республика акциясе барышында Аграмак мәктәбендә төрле чаралар оештырылды.
Акциядә катнашкан һәр кеше өчен акция логотибы сугылган эмблема ясалды. Мәктәптә дәресләр көн саен татар телендә башланып китте һәм тәмамланды.
Урта класс укучылары грамматик КВНда катнашып, анда сигезенче классның "Ялкын" командасы җиңеп чыктылар. Укучыларның күпчелеге язгы "Нәврүз" бәйрәменә багышланган театрлаштырган тамашада катнашты. Алексей Грузов, Ксения Фролова, Анастасия Гольцова һәм башкалар үз рольләрен истә калырлык итеп башкардылар.
Җиденче класс укучылары "Татар телендә син белгән 150 сүз" буклетлары ясап, аны авылдашларына тараттылар. Сигезенче класс укучылары авыл китапханәсе һәм мәдәният йортына, җиденче класслар - балалар бакчасы һәм авыл җирлеге башкарма комитетына бардылар. Алтынчы класс укучылары авылның сәүдә нокталарында эшләүчеләр белән очрашты. Татар телендә аралашу кызыклы үтте һәм һәркем өчен файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев