Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Өстәмә белем бирүдә яңа юнәлеш

Юлия Шәйдуллина. Күптән түгел миңа "Регата" балалар техник иҗат станциясе һәм мәгълүмати-методик үзәк хезмәткәрләре оештырган робот техникасына кагылышлы семинарда катнашырга туры килде. Бу семинарга мине ата-аналар арасында гади тамашачы кебек түгел, ә актив катнашучы буларак чакырдылар. Минем улым, 1нче Болгар урта мәктәбенең 7нче класс укучысы Руслан, укытучыларны өйрәтә алыр дип...

Юлия Шәйдуллина.
Күптән түгел миңа "Регата" балалар техник иҗат станциясе һәм мәгълүмати-методик үзәк хезмәткәрләре оештырган робот техникасына кагылышлы семинарда катнашырга туры килде.
Бу семинарга мине ата-аналар арасында гади тамашачы кебек түгел, ә актив катнашучы буларак чакырдылар. Минем улым, 1нче Болгар урта мәктәбенең 7нче класс укучысы Руслан, укытучыларны өйрәтә алыр дип башыма да китерә алмас идем! Шуңа күрә минем өчен бу үзенә күрә бер могҗиза булды, ирексездән мин аңа сокланып утырдым. Укучылар семинарга чакырылган укытучыларны гади робот модельләрен җыярга өйрәттеләр. Бу эш барысына да кызыклы булды. Мин үзем дә робот җыеп, вакытның ничек үтүен сизми дә калганмын.
Бу эш ныклап уйларга, фантазияне эшкә җигәргә өйрәтә, ә иң мөһиме - компьютер белемен үзләштерүдә бер этәргеч була. Өстәмә белем бирү педагогы Николай Викторович Фролов роботның иң гади программаларын эшләтеп күрсәтте. Тамаша бик кызыклы булганга күрә, киләчәктә дә бу эшне дәвам итү теләге барлыкка килде. Мин үзем моның белән генә канәгатьләнергә җыенмыйм. Кичләрен гаиләбез белән утырып, кулланмада күрсәтелгән робот модельләрен катлауландырырга тырышабыз. Ә бу эшкә бөтен күңелен биргән укытучы безгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Хәзер инде улымның компьютер дәресләрендә кичкә кадәр утыруы өчен борчылмыйм. Киресенчә, ул төрле кораллар, үтерешләр белән тулган компьютер уеннары белән мавыгудан туктады. Өйдәге компьютерыбыз да хәзер уен өчен түгел, робототехниканы тирәнтен өйрәнү чарасы булып калды. Монда Интернет та нык ярдәм итә.
Робототехника - өстәмә белем бирүнең яңа алымы һәм аның бездә дә популярлык казануы бик яхшы.
Болгар шәһәре.
Рәсемдә: мавыктыргыч уен мизгелләре.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар

2
X