Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сертификат тапшырылды

Әле беренче тапкыр гына Зәй шәһәрендә узган республиканың "Мин - оста!" конкурсында катнашып, Полянка урта мәктәбе укучылары һәм укытучылар сертификатка ия булдылар. Конкурс технология кабинетларындагы җиһаз-җайланмалардан файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрү максаты белән уздырылды. 2012 елда мондый җиһазлар республиканың сиксән мәктәбенә куелган. Конкурста Полянка мәктәбеннән 10 класс укучысы Рәзилә Сафиуллина һәм 8...

Әле беренче тапкыр гына Зәй шәһәрендә узган республиканың "Мин - оста!" конкурсында катнашып, Полянка урта мәктәбе укучылары һәм укытучылар сертификатка ия булдылар.
Конкурс технология кабинетларындагы җиһаз-җайланмалардан файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрү максаты белән уздырылды. 2012 елда мондый җиһазлар республиканың сиксән мәктәбенә куелган.
Конкурста Полянка мәктәбеннән 10 класс укучысы Рәзилә Сафиуллина һәм 8 класс укучысы Егор Шевченко катнашты. Беренче этапта алар теория буенча тест узып, тегү һәм механик юл белән агач эшкәртү җайланмаларын модернизацияләү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Аннары әлеге җайланмалар ярдәмендә эшләнгән әйберләрне тәкъдим иттеләр. Уңышка ирешүдә укучыларның остазлары - технология укытучылары Дания Бакирова белән Александр Левушкинның тырышлыгы зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев