Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Китап баланың аңын үстерүгә ярдәм итә

Укырга яраткан кеше - чын мәгънәсендә бәхетле кеше ул. Балада ничек итеп китапка мәхәббәт тәрбияләргә, кызыксынып укырга өйрәтергә?

Татьяна Костина,
2нче мәктәпнең китапханә мөдире.
Балаларда мәктәп бусагасын атлап керүгә үк китапка мәхәббәт тәрбияли башларга кирәк. Бала никадәр тизрәк укырга өйрәнсә, белем бирү процессында да ул шуның кадәр үк тиз, сыйфатлы, нәтиҗәлерәк катнаша алачак.
Балаларда китап укуга мәхәббәт уятуда китапханә хезмәткәрләре укытучылар белән тыгыз элемтәдә торалар. Баланы китап укырга мәҗбүр итү мөмкин түгел, бары тик китаплар белән кызыксыну гына уятырга мөмкин. Бу эштәге традицион формаларның берсе - Бөтенроссия балалар китабы атналыгы кысаларында төрле чаралар үткәрү.
Билгеле булганча, бу чара беренче тапкыр 1943 елда балалар язучысы Лев Кассиль инициативасы буенча барлыкка килгән. Ул Мәскәүдә үткәрелгән беренче атналыкны ачып җибәреп, аңа "Китапның туган көне" дигән күңелле исем биргән. Бу чараны хәтта сугыш елларында да үткәрү мөмкинлеген тапкач, хәзер "Китап атнасы"н күңелле бәйрәмгә әйләндерү өчен барлык шартлар тудырылган. Без дә моның өчен көчебезне кызганмыйбыз.
Алты көн дәвамында безнең укучылар мавыктыргыч әдәби уеннарда, викториналарда, конкурсларда, видеосәяхәтләрдә катнаштылар, балалар китабы, журналлар белән таныштылар. Башлангыч классларда үткәрелгән "Корней бабайда кунакта" (2А, укытучы Галина Садилина), Драгунскийның "Денискины рассказы" китабы буенча (3А, Татьяна Васильева) утренниклар истә кала торган булды. Ә 1А классында (Любовь Дубровская) балалар китап сөючеләр утравына "сәяхәт"кә чыктылар. Башта "пиратлар" комачауласа да, укучылар аларны шигырьләр укып, рифмалар иҗат итү сәләтләре белән җиңделәр. Миша Сосипатров, Вика Афоньшина, Диана Сесина, Алёна Пашагина, Илья Авлов, Яна Алексеева иң эрудицияле һәм актив укучылар дип табылды.
Укучыларга әдәбият дөньясында адашмаска, "үз" китабын табарга ярдәм итү, китап турында фикереңне ачык әйтеп бирергә өйрәтү максатында 4Б класста (Людмила Балакирева) "Укучы көндәлеге" дигән библиография дәресе һәм яраткан әсәргә конкурс-реклама үткәрелде. Бу бәйгедә Кирилл Малышкин, Татьяна Панкратова, Венера Тәхәветдинова, Егор Мхитарян җиңеп чыктылар. Аларга "Мин һәм минем яраткан китабым" фотосы бүләк иттеләр.
Укучыларны иҗатка тартып, фантазияне эшкә җиңеп кенә аларны кызыксындырырга, игътибарларын җәлеп итәргә мөмкин. Ә бу исә яхшы китаплар укуга этәргеч бирә һәм укырга яратучы кеше - уңышка ирешүче кеше дигән ышаныч уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев