12 апрель 2012 яңалыклары
-
Пасха бәйрәме белән!
Якшәмбе көнне православие динен тотучыларның Пасха бәйрәме. Бу уңайдан район башлыгы Камил Нугаев Спас районы халкын бәйрәм белән котлады. Бу бәйрәм кешеләргә шатлык алып килә, яңа тормыш тууын гәүдәләндерә. Ә кышкы салкыннардан соң җир җылыга һәм яктылыкка талпынган кебек, без барыбыз да яңа тормышка омтылабыз. Шулай ук ул тынычлык, иминлек,...
-
“Укчы-мониторг” эшли башлады
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы баш идарәдә янгын чыгу ихтималы булган объектларда "Укчы-мониторг" программа-аппарат комплексы ярдәмендә кабул итү һәм мәгълүматларны автомат режимда эшкәртү буенча техник мөмкинлекләр барлыкка килде. Ул нидән гыйбарәт?
-
“Бердәм ачык ишекләр көне”
Россия салым хезмәте 20 һәм 21 апрельдә салым түләүче физик затлар өчен әнә шундый акция үткәрә.
-
Заманча техника ярдәмгә килә
"Болгар Арыш" җәмгыяте механизаторлары куәтле тракторларны һәм тагылма техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүне төгәллиләр.
-
Китап баланың аңын үстерүгә ярдәм итә
Укырга яраткан кеше - чын мәгънәсендә бәхетле кеше ул. Балада ничек итеп китапка мәхәббәт тәрбияләргә, кызыксынып укырга өйрәтергә?
-
Газетаның юбилей саны
Күптән түгел "Православный Болгар" газетасының юбилей саны дөнья күрде. Ул бу басманың чыга башлавына ун ел тулуга багышланды (юбилей узган елның 4 декабрендә билгеләп үтелде). Басма укучылар арасында зур популярлык казанды, ул күп кешеләрне берләштереп, православие диненең рухи байлыгы белән танышырга ярдәм итә. 2008 елда "Православный Болгар" Гомумроссия басмаларына кертелеп,...
-
Классик музыка кичәсе
Өченче көн Болгар шәһәре Балалар сәнгать мәктәбендә "Россиянең яшь талантлары Бөек Болгар җирендә" дигән классик музыка фестивале үтте. Концертлар залына халыкара конкурс лауреатларының чыгышларын тыңлап хозурланырга теләгән шактый кеше җыелды. Мәскәүнең "Мастер-класс" иҗат мәктәбе күбесенчә музыка һәм рәссам сәнгате өлкәсендәге зур мәдәни проектларны оештыру һәм ярдәм итү белән шөгыльләнә. Инде...
-
Район Советы утырышы була
16 апрель, дүшәмбе көнне, "Олимп" универсаль спорт залы базасында Спас муниципаль районы Советының чираттагы утырышы булачак. Утырышта районда физкультура белән спортның үсеш мәсьәләләре һәм шуңа бәйле проблемалар тикшереләчәк. Утырышка җирлек башлыклары, предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләре чакырыла.
-
Егетләребез мактауга лаек!
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры, тренер Ринат Шәрипов кул астында шөгыльләнгән спортчылар Казанда үткәрелгән дзюдо каратэ буенча Россия Кубогы ачык беренчелегенә үткәрелгән ярышлардан бер -алтын, ике - көмеш һәм бер бронза медаль алып кайттылар.