Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Инновация технологияләре һәм мәктәп

Алдан хәбәр ителгәнчә, 28 августта район укытучылар конференциясенең пленар утырышы булды. Утырышта район укытучылары эшендә заманча инновация технологияләрен куллану турында мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин доклад ясады. Докладның кыскача эчтәлеге белән сезне дә таныштырабыз.

Бүген Россия мәгарифе алдына бик күп яңа бурычлар куела. Педагогик коллективларга белем бирү процессын теләсә кайсы модельгә, шул исәптән авторлык моделенә яраклаштырып үзгәртү мөмкинлеге бирелде.

Безнең районда 23 гомуми белем бирү учреждениесе бар. Шуларның 15 е - урта база мәктәбе, 6 - төп, санаторий һәм коррекция тибындагы мәктәп-интернатлар, кадетлар мәктәп-интернаты, тармак технологияләре техникумы, 29 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 7 өстәмә белем бирү учреждениесе. Район мәгариф системасында 1042 хезмәткәр эшли, 2270 укучы исәпләнә (2012 елда 2340 иде), 13 мәктәп автобусы унҗиде маршрут буенча 24 торак пункттагы 10 база мәктәбенә 240тан артык баланы йөртә.

2013 елның 1 сентябреннән "Россия Федерациясендә мәгариф турында" һәм "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы Федераль закон кабул ителү сәбәпле, Россия Федерациясенең кайбер аерым законнарына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясенең кайбер законнары (кайбер закон актларының аерым положениеләре) үз көчен югалтуны тану турында"гы Федераль закон үз көченә керде.

Әлеге законнар нигезендә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең әһәмияте тагын да арта. Шуңа күрә әлеге уку елыннан башлап балалар бакчасында да укыту процессына аерым игътибар биреләчәк.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 1 яшьтән 7 яшькә кадәрле 700 дән артык бала бар. Балалар бакчаларына чиратлар юк, узган ел белән чагыштырганда буш урыннар да юк диярлек. Димәк, якын киләчәктә яңа балалар бакчалары төзү турындагы мәсьәләне кузгатырга кирәк. 2016 елга хәтле 3 яшьтән 7 яшькә кадәрле балаларның барысына да мәктәпкәчә белем бирүне 100 процент итеп оештыру бурычы куела. Бу максаттан 2013-2015 елларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чиратларны бетерү өчен тиешле "юл картасы" эшләнде. Ул федераль һәм региональ акча исәбенә тормышка ашырылачак.

Районда мәктәпкәчә белем бирү узган ел белән чагыштырганда 64тән 66 процентка артты. Өч елдан бирле балалар бакчалары "Электронный детский сад" автоматлаштырылган мәгълүмат системасына нигезләнеп тулыландырыла. Балаларны сәламәтләндерү, аларның физик һәм психик үсешенә уңай йогынты ясау өчен тиешле шартлар тудырыла. "Солнышко" балалар бакчасында логопункт эшли, "Родничок"та логопед төркеме оештырылган һәм кече яшьтәге балалар өчен өч төркем ачылган. Балалар бакчасына йөрмәүче зуррак балаларның 98 проценты мәктәпкәчә әзерлек үтә.

Районда татарча белем һәм тәрбия бирүче 5 балалар бакчасы бар. Балаларга ике дәүләт телен өйрәтүнең нәтиҗәле системасын булдыру өчен 2012 елның 1 сентябреннән яңа укыту-методик комплектлар кертелә. 50 рус телле педагог мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар теленнән белем бирү өчен курсларда булып кайтты. 12 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә Интернет эшли. Педагогларның күпчелеге компьютер үзләштерде һәм мәгълүмат технологияләрен үз эшләрендә уңышлы кулланалар. Һәр балалар бакчасының үз сайты бар. Әлегә инглиз теленә өч балалар бакчасында гына өйрәтәләр.

Россия һәм Татарстан мәгариф системасында белем бирүнең сыйфатына бәя бирүче система булдыруга аерым игътибар бирелә. Белем бирү процессына һәм аның нәтиҗәләренә, шул исәптән укучыларның ирешкән уңышларына бәя бирүнең тәэсирчән механизмы итеп бердәм дәүләт имтиханын санарга була.

2013 елда районда мәктәпне 105 укучы тәмамлады. БДИ ны 104 егет һәм кыз ( Иске Рәҗәп мәктәбен тәмамлаучы бер укучыга сәламәтлеге начар булу сәбәпле, дәүләт йомгаклау аттестациясен җиңел формада тапшырырга рөхсәт ителде) тапшырды. БДИ тапшырган вакытта укучылар тарафыннан ике закон бозу очрагы ачыкланды. Берәү кәрәзле телефоннан файдаланырга тырышса, икенчесендә исә шпаргалка табылган. Мәктәп директорлары монардан тиешле нәтиҗә ясарга тиеш. 2013 елда район буенча рус теленнән уртача балл 66,6 (ТР да -67,2) тәшкил итте. Иң югары уртача балл Өчкүл мәктәбендә теркәлгән. Ә менә кадетлар мәктәбендә укучыларның белем дәрәҗәсе иң түбән санала.

Математикадан уртача балл 54,7 (ТР да - 56,1). Иң югары 67 балл - Болгардагы 1 нче урта мәктәптә, иң түбәне һаман шул ук кадетлар мәктәбендә -31,4 балл.

Укучылар арасында йомгаклау имтиханнарын әлеге баллдан да түбәнрәк тапшыручылар юк.

Шунысын да әйтергә кирәк, 2013 елда район буенча уртача балл ТРдагы уртача балл белән чагыштырганда шулай ук химия, биология һәм инглиз теленнән түбән, ә менә физика, информатика, тарих, җәмгыять белеме, әдәбияттан исә югарырак.

Районда 9 классны 244 укучы тәмамлады. 236 кеше имтиханнарны яңа формада, 8е - җиңелрәк режимда тапшырды. Быел фәннәрне яңа форма буенча сайлап тапшырган укучыларның саны сизелерлек артты. Рус теленнән район буенча уртача билге 3,77 (ТР буенча - 3,81) математикадан - 4,33 не (ТР буенча - 4, 23) тәшкил итте. 37 укучы беренче тапкыр татар теленнән имтиханны яңа форма буенча тапшырды. Район буенча уртача билге - 4,51, ә Татарстан Республикасы буенча ул 4,3 не тәшкил итә.

Гомуми фәннәр буенча үткәрелүче олимпиадалар укучыларның иҗади сәләтен барлау һәм үстерүдә традицион һәм иң нәтиҗәле ысулларның берсе дияргә була. Мондый олимпиадаларның әһәмияте бик зур.

Тарихтан Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында өченче тапкыр Болгардагы 2 нче урта мәктәп укучысы Владислав Мөхәммәтов (укытучысы Елена Черкасова), рус теленнән -Никольск мәктәбе укучысы Дарья Егрова (укытучысы Любовь Кузнецова) призерлар булдылар. Рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүче укучылар арасында үткән республика олимпиадасының региональ этабында Бураково мәктәбеннән Булат Хәлиуллин (укытучысы Румия Заһирова), татар мәктәпләрендә рус әдәбиятын өйрәнүчеләр арасында Ямбакты мәктәбеннән Рифат Галәветдинов (укытучысы Наилә Карипова) та призлы урыннарга лаек булдылар. 2012 елда ике генә укучы призер булса, быел мондыйлар саны 4 кә җитте.

Мәгариф министрлыгы икенче ел тоташтан муниципаль берәмлекләрдә белем бирүнең төп күрсәткечләрен чагылдыручы рейтинг уздыра. Монда рус теле һәм математикадан БДИ ның уртача баллы, аттестат алмаучыларның бу күрсәткечтәге өлеше, шулай ук иң югары балл туплаучыларның өлеше, республика олимпиадаларындагы призерлар да исәпкә алынды. Әйтергә кирәк, безнең район 18 нче урынны алды (узган ел 21 нче урында иде). Узган уку елы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының укучылар саны 14 тән дә кимрәк булмаган 100 яхшы мәктәбе исемлегенә шулай ук Өчкүл, Никольск һәм шәһәрдәге урта мәктәпләрнең керүе дә безнең өчен зур куаныч. Өстәвенә, Өчкүл мәктәбе 6 нчы урында тора.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы инде ике елдан артык Сингапурның EDUCARE (Эдюкей) компаниясе белән хезмәттәшлек итә. Республика мәктәпләрендә квалификацияне күтәрү һәм шәхси белем бирү (тьюторство) системасын үстерүнең өч еллык бердәм программасы эшләнде.

2 августтан 12сенә кадәр мәгълүмат-методика үзәге методистлары Казан мәктәпләрендә укуларда булдылар һәм нәтиҗәдә биш тренер сайлап алынды. Алган белемнәрне һәм күнекмәләрне алар район укытучылары белән уртаклашачак.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы графигы буенча тикшерү һәм контроль департаменты 15 мәктәптә аккредитация экспертизасы үткәрде. Барлык учреждениеләр тиешле типлары һәм төрләре буенча дәүләт статусын раслап, 12 елга аккредитация үтте. Шул ук вакытта Көек, Красная Слобода, Кузнечиха, Иске Рәҗәп, Аграмак, Полянка, Ямбакты мәктәпләрендә кадрлар белән тәэмин итү буенча (кайбер укытучылар квалификация күтәрү курсларын вакытында үтми яки югары һәм урта һөнәри белемнәре юк) кимчелекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. 2014 елның 1 гыйнварына кадәр кадрлар белән тәэмин итүне тиешле таләпләргә туры килерлек итәргә кирәк. Республикада 2010-2015 елларда мәгарифне үстерү Стратегиясен тормышка ашыру кысаларында, республикада "Безнең иң яхшы укытучыбыз", "Иң яхшы директорыбыз" дигән грант программалары тормышка ашырыла.

Быел районның биш укытучысы "Мәгариф" милли проектын тормышка ашыру кысаларында, иң яхшы укытучы конкурсында катнашты. Ким мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Лукашина премиягә (50 мең сум) лаек булды. Грантка дәгъва итүче инглиз теле укытучылары арасында үткәрелгән "Алгарыш" конкурс программасында катнашып, санаторий мәктәп-интернат укытучысы Ирина Захарова Бөекбританиядә стажировка үтте. 80 укытучы "Иң яхшы укытучыбыз" республика конкурсында катнашты.

РФ Хакимияте боерыгы белән 2011 елның февралендә кабул ителгән 2011-2015 елларда мәгарифне үстерү федераль максатчан программа юнәлешләренең берсе - укучыларга хезмәт тәрбиясе бирүне профильле ориентация нигезендә камилләштерү һәм дөрес һөнәр сайлау өчен барлык шартларны тудыру.

2012-2013 уку елында районда профильле белем бирү 4 мәктәптә оештырылды, анда барлыгы 111 кеше катнашты ягъни бу укучыларның 55,5 проценты дигән сүз, былтыргыдан 3,3 процентка күбрәк. Бер мәктәптә эш - агротехника юнәлеше, ике мәктәптә - социаль-икътисадый, бер мәктәптә оборона-спорт профильләре буенча алып барыла. БДИ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, кайбер мәктәпләрдә профильле класста белем алган укучыларның имтихан нәтиҗәләре гадәти класс күрсәткечләреннән югарырак.

Профиль алды хәзерлекне 9 класс укучыларының барлык 100 проценты үтә. Укучыларның югары һәм урта белем бирү уку йортларына керү проценты да шактый югары: 2нче мәктәп - 55,6%, 1нче мәктәп - 54%, Никольск мәктәбе - 50%. Район буенча уртача күрсәткеч 54% тәшкил итә.

Яңа уку елыннан башлап, 1нче мәктәп базасында тармак технологияләре техникумы белән бергә элемтә урнаштыруның эксперименталь проекты эшли башлый. Техникумның ике төркем студенты (30 кеше) беренче елны гомумбелем фәннәре буенча дәресләрне - беренче мәктәптә алачак, дәресләрне 1нче мәктәп укытучылары үткәрәчәк.

Районда барлык укучылар кайнар аш белән тәэмин ителгән, иртәнге кайнар ашның бәясе ата-ана акчаларын җәлеп итү һәм мәктәп яны участогы продукциясен куллануга карап, 5,50 сумнан алып 30 сумга кадәр тәшкил итә. Башка авыллардан килеп укучылар өчен мәктәпләрдә ата-аналар акчасын җәлеп итү исәбенә ике тапкыр ашату оештырылган.

Районда эшләүче "Яшь фермер мәктәбе" программасы буенча Иске Рәҗәп, Урта Йорткүл, Тукай мәктәпләре актив эшли. Аларда кече фермалар оештырылган, биредә мөгезле эре терлек, сарык, куян асрыйлар. Фермаларны үстерү максатыннан, Иске Рәҗәп мәктәбенә муниципаль бюджеттан - 150 мең сум, Урта Йорткүл мәктәбенә 46 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Барлык мәгариф учреждениеләрендә мәктәп яны участоклары бар. 2012-2013 уку елларында монда 740 мең сумнан артык яшелчә үстерелгән. Шуның хисабына укучылар төшке аш белән тәэмин ителә. Антоновка, Аграмак, Иске Рәҗәп, Полянка, Өчкүл, Красная Слобода мәктәпләре ел саен мул уңыш җыеп ала.

Мәктәп ашханәләренең материаль-техник базасы да ныгыды. 2012-2013 елларда суыткычлар, электр плитәләре, үлчәүләр, аш өстәлләре, урындыклар, савыт-саба сатып алынды, электр җылыткычлары куелды һәм бу максаттан 250 мең сумнан артык акча сарыф ителде.

Иске Рәҗәп, Ямбакты, Екатериновка, Никольск, Антоновка авылы балалар бакчалары да быел мул уңыш үстереп алдылар.

Татарстанда дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы районда республика программасы буенча тормышка ашырыла. Татар телен укучыларның 100 проценты өйрәнә. Районда татар телендә белем бирүче 7 мәктәп бар, авылларда 200 кеше туган телендә укый (45%).

Татар теле буенча белем бирүче 49 укытучының 35е - югары педагогик белемле. Гомумбелем учреждениеләрендә 29 татар теле кабинеты бар. Барлык укытучылар ноутбуклар белән тәэмин ителгән. Алар барысы да Р. Хәйдәрованың укыту-методика комплекты буенча белем бирәләр. Татар теле кабинетлары компьютерлар, мультимедиа җиһазлары, видео һәм аудиоаппаратуралар, интерактив такталар белән тәэмин ителгән. 1 февральдән татар теленә өйрәтү буенча "Ана теле" дистанцион укыту проекты старт алды, теләгән барлык кеше мәктәптә "онлайн" режимында теркәлделәр һәм теркәлә алалар. Милли мәдәниятны үз халкыңның тарихын белми торып өйрәнеп булмый. Бу юнәлештә 1нче шәһәр, Антоновка, Иске Рәҗәп, Иж-Борискино урта мәктәпләре әйбәт эшли.

2012-2013 елларда Иж-Борискино урта мәктәбендә чуаш телен өйрәнү буенча этнокультура укыту планы кертелде. Районда 430 чуаш кешесе яши, ләкин аларның күбесе туган телендә аралаша гына белә.

Яңа уку елыннан мәгариф учреждениеләрендә 4 класста "Дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләре" комплекслы белем бирү курсы керә башлый. Курсның максаты - балада күпмилләтле Россия һәм Татарстан халкының милли традицияләренә нигезләнеп, рухи тәрбия бирү, шулай ук башка милләт вәкилләре белән аралашу осталыгын үстерү.

Район мәктәпләрендә "Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни мирасы: борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре" инновацион белем бирү программасын тормышка ашыру буенча укыту-методика комплекты кулланыла. Бу балаларда кечкенәдән үк үз Ватаныңа мәхәббәт хисе тәрбияләргә, аны хөрмәт итәргә, сакларга өйрәтә.

Быел районның 5 өстәмә белем бирү учреждениесе "Мәктәп дәресләрдән соң" дигән проектында катнашты. Аларның өчесенә - "Регата" балалар техник иҗаты станциясенә, 2нче Болгар урта мәктәбенә, Полянка урта мәктәбенә грантлар тапшырылды. Узган ел өстәмә белем бирү учреждениеләре республика, Бөтенроссия дәрәҗәсендә үткәрелгән шактый чараларда катнаштылар.

Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе барышында төрле типтагы лагерьларда 1380гә якын бала ял итте, бу барлык укучыларның 61% тәшкил итте. Көндезге мәктәп яны лагерьлары, хезмәт һәм ял лагерьлары, "Болгар" сәламәтләндерү үзәге, "Аргамак" спорт-туристлык палатка лагеры да нәтиҗәле эшләде. 100гә якын бала республиканың башка лагерьларында, шул исәптән Краснодар краеның "Приазовец" лагерында ял итте.

Мәшгульлек үзәге аша 124 укучы эшкә урнаштырылды, быел аларга хезмәт хакына өстәп муниципаль бюджеттан 500әр сум акча түләнде.

2013 елның җәендә мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына хәзерләү буенча зур эш башкарылды. Никольск, Ким, Кузнечиха мәктәпләренә республика бюджетыннан 26,450 мең сумлык капиталь ремонт үткәрелде. Мәгариф бүлеге Никольск мәктәбен сентябрь башында үткәреләчәк капремонт буенча республика конкурсына тәкъдим итә. Район буенча тулаем алганда, муниципаль бюджет исәбенә кайбер балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә 10 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылды. Мәсәлән, Антоновка мәктәбендә кайнар су һәм чишенү бүлмәләре, туалет ясалды, Никольск балалар бакчасында мәктәптәге кебек, су скважинасы ясалды, Аграмак мәктәбендә һәм балалар бакчасында оптимальләштерү үткәрелде, Татар Такталы филиалында янгын сигнализациясе урнаштырылды, шәһәр урта һәм кадет мәктәпләре тышкы видеокүзәтү чаралары белән җиһазландырылды, 1нче мәктпәпнең 3нче катында ремонт үткәрелде, дүрт балалар бакчасы газ белән җылытуга күчерелде. Моннан тыш, быел агымдагы ремонт эшләренә муниципаль бюджеттан 9 миллион сумнан артык акча тотылды (узган ел - 3 миллион сум чамасы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар конференция доклад