Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Гомерләрен мәктәпкә багышлаган укытучылар

    Быел - шәһәрнең 1нче мәктәбендә төрле елларда эшләгән ветеран-укытучыларның юбилей еллары. Аларның барысы да укучылар күңелендә тирән эз калдырган шәхесләр.

    Надежда Илдарханова,
    шәһәрнең 1нче мәктәп директоры.
    Мәктәбебезнең хәзерге укучылары һәм яшь укытучылар бездә эшләп киткән педагогия хезмәте ветераннары турында мәктәп музееннан күп нәрсәләр белә алалар. Мин үзем дә музейга еш керәм. Бездә эшләп киткән һәм хәзерге вакытта балаларга белем һәм тәрбия бирүче юбилярларга багышланган стендлардагы фоторәсемнәр, характеристикалар, истәлекләр миндә онытылмас хатирәләр уята.
    Мәсәлән, быел 85 яшен тутырачак Лидия Сергеевна Волкова истәлекләрендә болай дип яза: "Мин нигә тарих укытучысы булдым? Тәтеш педучилищесында тарих фәне укытучысы дәресләрне бик мавыктыргыч итеп алып бара иде, ул бездә бу фәнгә мәхәббәт уята алды. Шуңа күрә 1945 елда КДПИның тарих факультетына укырга кердем һәм аны тәмамлагач, Куйбышев урта мәктәбенә эшкә кайттым.
    Әйе, укыткан елларда авырлыклар да, уңышлар да булды. Класстан тыш эшләргә зур әһәмият бирелде. Коллективта үткәрелә торган чараларга һәрвакыт бик тырышып хәзерләнә идек. Моны мәктәп директоры Соломон Лазаревич Митрополитанский аерым контрольдә тотты. Ул укытучылардан да, укучылардан да класстан тыш чараларга җаваплы карауны таләп итте. Мәктәп кичәләрен балалар бик яраттылар, "Аҗаган" уенында теләп катнаштылар. Ул сәламәтлек көне кебек үткәрелде, укучылар кардан ясалган шәһәрчекләргә һөҗүм итәләр, ә саф һавада пешкән ашның тәме әле дә хәтердә! Гадәттә бу уеннарга Анатолий Алексеевич Емельянов һәм Николай Иванович Мельников җитәкчелек итте.
    Сафта йөрү һәм җыр конкурслары онытылмаслык булып истә калды. Ә җиңүче класска бүләк итеп бирелгән татлы пирог яки тортка балаларның ничек шатлануын белсәгез иде!
    "Глоссу" сәяси клуб утырышлары да бик җанлы һәм мавыктыргыч үтте. Бу чарага укучылар күп килә иде, алар төрле сораулар буенча фикер алышалар. Әле дә хәтеремдә, "Фашизм-юк!" дигән утырышка сугыш елларында фашист әсирлегендә булган Аркадий Антонович Софроновны чакырдык, аның сөйләве укучыларга нык тәэсир итте.
    Хәзер боларның барысы да сагынып сөйләргә генә калды. Вакыт үткәч, авырлыклар онытыла икән, балалар белән аралашуның күңелле мизгелләре генә хәтердә мәңге саклана..."
    Анфиса Павловна Кострулёва да быел 85 яшен тутыра. Бик тыйнак, эшчән, сабыр бу укытучы укучылар арасында зур абруй казанды. Ул Яр Чаллы шәһәрендә яшәгән, Алабугада укып, 1948 елда Кураловога юллама алган, ләкин аны безнең шәһәр урта мәктәбенә җибәргәннәр. Ул өч дистә елдан артык математика буенча белем бирә, үз фәнен тирән белгән һәм эшенә җаваплы караган педагог буларак билгеләп үтелгән. Балаларга төпле белем бирүне үзенең төп бурычы итеп санаган.
    "Ул елларда эшләве бик кызык иде, - ди Анфиса Павловна. - Мәктәп директоры Соломон Лазаревич Митрополитанский, укытучылар Евдокия Фёдоровна белән Сергей Аркадьевич Харитоновларны, Лидия Сергеевна Волкованы, Александра Николаевна Никифорованы, Надежда Васильевна Каргина һәм башка бик күпләрне сагынып искә алам. Башлангыч класс укытучылары - Вера Николаевна Царёва, Надежда Степановна Евдокимова, Зинаида Александровна Муштакова, Сара Ивановна Миличихина, Антонина Сергеевна Красулина һәм башкалар безгә яхшы хәзерлекле, бердәм класслар тапшырдылар. Ә классларда ул чакта балалар күп иде. Мәсәлән, үзем укытып чыгарган соңгы класста 27 укучы булды, аларның сигезе генә кызлар иде. Дөрес, арада төрле укучылар була, кайвакыт уртак тел табу җиңел түгел иде, ләкин нишлисең, укытучының эше шул... Ә укучыларым әле дә онытмыйлар - бәйрәм белән котлап чылтыраталар, шәһәргә кайтсалар, килеп хәлемне беләләр. Бу минем өчен бик күңелле."
    Башлангыч класслар укытучысы Галина Владимировна Мызгалованың истәлекләреннән: "Мин 1932 елда Куйбышев исемендәге Затонда туганмын. 1935 елда гаиләбез Куйбышевка күчкән.
    Сугыш башлангач, әнием һәм дәү әнием белән калдык. Әтиебез фронтка китеп, Курск дугасында барган сугышларда һәлак булган.
    Мәктәп еллары минем өчен сизелмичә дә үтеп китте. Тырышып, күңел биреп укыдым. Укытучымның киңәше белән үзем дә шушы һөнәрне сайладым.
    Башта авыл мәктәп-ләрендә эшләдем, күпмедер вакыт мәгариф бүлеге инспекторы булдым. Тик җаным балалар янына тартканлыктан, кире мәктәпкә кайттым. Озак еллар шәһәр урта мәктәбендә укыттым. Бу елларны, хезмәттәшләремне, укучыларымны һәрвакыт җылы хисләр белән искә алам..."
    Быел сиксән яшен тутырган Галина Владимировнаның да укучылар арасында абруе зур булган.Аның үз эшен күңел биреп, намус белән башкаруы һәркемгә мәгълүм.
    Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Андреевна Гусева безнең мәктәптә унҗиде ел хезмәт куйган. "Әлегә кадәр мин беренче укытучыма рәхмәтлемен, - ди ул. - Алар безне ачык йөз белән каршылап, гаделлеккә, дөреслеккә өйрәттеләр. Сугыш һәм сугыштан соңгы еллар бик авыр булды. Иртә белән мәктәптә суга арыш оны салып, тозсыз пешерелгән ботка ашаталар. Без шуңа да шатландык. Укытучыларыбыз белән бергә башак, өшегән бәрәңге җыярга йөрдек..."
    Җиде классны тәмамлаганнан соң ул педучилищега укырга керә. Башта Лаеш районы авылларының берсендә башлангыч классларны укыта, аннары Казанда балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Тик җаны мәктәпкә тартканга күрә, яңадан укыта башлый. Институтка читтән торып укырга керә. Берничә ел Югары Осланда эшләгәннән соң, гаиләсе белән бергә әти-әниләре яшәгән Куйбышевка кайта. Аның бөтен гомере балаларга белем бирүгә бәйле. 2000 елда лаеклы ялга чыга. Хәзер оныклар үсә, вакыт үткәне сизелми дә, ди ул. Быел Валентина Андреевна үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.
    Валентина Михайловна Дёмина безнең шәһәрдә туып үскән. Әнисе башлангыч классларда укытучы, әтисе зоотехник булып эшләгән. Үзе исә табиб булырга хыялланса да, әтисенең киңәшенә колак салып, 1961 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кергән. Аны тәмалагач, юллама буенча Куйбышев урта мәктәбенә кайтып, анда кырык ике ел буе хезмәт куйган.
    Лаеклы ялга чыгуына да күптән түгел кебек кенә, быел аңа инде 70 яшь тула. Валентина Михайловна алып барган физика дәресләре эчтәлеге, мавыктыргыч үтүе белән аерылып торган. Ул техник чараларны нәтиҗәле кулланып, укучыларны үз фәне белән кызыксындыру өчен көчен кызганмаган. Валентина Михайловна бик таләпчән укытучы булганлыктан, аның укучылары тәртипле, актив булулары белән аерылып торган.
    Класс җитәкчесе буларак, ул коллективны дус һәм бердәм итү өчен тырышкан һәм аның бу сыйфатларын укучылары әле дә олы хөрмәт белән искә алалар.
    Валентина Михайловна җәмәгать эшләрендә башлап йөргән. Район мәгариф бүлегенең җәмәгать методисты вазифасын башкарган, алдынгы педагогик тәҗрибәне өйрәнү һәм тарату белән шөгыльләнгән. Күп тапкырлар профсоюз комитеты әгъзасы булып сайланган. Нинди генә эшне ышанып тапшырсалар да, ышанычны аклап, үз бурычын җиренә җиткереп башкарган.
    Валентина Михайловна намуслы хезмәте өчен берничә тапкыр Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, аңа педагогия хезмәте ветераны дигән мактаулы исем бирелгән.
    Ә Галина Дмитриевна Владимирова мәктәп эскәмиясеннән соң ук укытучы булып эшли башлаган. Башта аны Аграмак мәктәбенә физкультура, музыка һәм география укытучысы итеп билгелиләр. Беренче көннәрдә авырга туры килсә дә, соңрак укучылар белән уртак тел таба алган.
    "Без мәктәптә укыганда физик культурага зур игътибар бирелә иде, - дип яза үзе турында Галина Дмитриевна. - Мәсәлән, мин чаңгыда йөрдем, велосипед спорты белән шөгыльләндем, еш кына ярышларда катнашып, призлы урыннар яуладым. Боларның барысы да эшемдә нык ярдәм итте..."
    Аннары Галина Дмитриевна Антоновка, Кузнечиха мәктәпләрендә дә эшли. Пионервожатый, лаборант була, мәктәп яны участогы мөдире вазифасын башкара, хезмәт дәресләрен алып бара. Ә 1982 елда гаиләсе безнең шәһәргә күчеп килә һәм Галина Дмитриевна туган мәктәбенә хезмәт укытучысы булып эшкә керә. "Кызлар белән эшләү аеруча кызыклы иде, - ди Галина Дмитриевна. - Алар аеруча кулинария буенча практик дәресләрне үз иттеләр. Моннан тыш, "Сударушка", "Бәйләү", "Яшь кулинар" түгәрәкләрен дә алып бардым, мәктәп яны участогына җитәкчелек иттем... Хезмәтемне күңел биреп башкардым, бөтен эшемдә ярдәм иткән коллективымны әле дә яратам. 1999 елда лаеклы ялга чыксам да, күңелем белән әле дә туган мәктәбемдә..."
    Менә шундый алар - безнең юбилярларыбыз! Һәрберсе турында тәфсилләп сөйли башласаң, тулы бер китап язып булыр иде. Аларның һәрберсе чын укытучы булып, күңел биреп эшләгән, бөтен тормышын, осталыгын балаларга белем бирүгә багышлаган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: