Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Баланы мәктәпкә җыю күпмегә төшә?

Яңа уку елы башланырга бер айдан да кимрәк вакыт калып бара. Шуңа күрә бүген һәр ата-ананы баласын мәктәпкә җыеп җибәрү проблемасы борчый. Бу гаилә бюджетына күпмегә төшә икән?

Марина Зайцева

Билгеле инде, укучыга беренче чиратта мәктәп формасын сатып алырга кирәк. Инде берничә ел буе аны Ульяновск шәһәрендәге бер предприятиедән китерәләр һәм мәктәптә ярминкәләр оештыралар. Тәкъдим ителгән форма караңгы төстә, яхшы сыйфатлы тукымадан, әйбәт тегелеше белән аерылып тора. Ләкин мондый форманың бәясе дә шактый кыйммәт: башлангыч класс укучылары өчен форма сезгә мең ярымнан ике мең ярым сумга төшәчәк. Ә комплектка бары тик чалбар (итәк) белән пиджак керә. Аларга өстәп тагын бер кием алырга теләсәгез, өстәмә акча түләргә кирәк. Мәсәлән, минем күз алдымда бер сатып алучы ун яшьлек укучы малайга чалбар белән пиджак өчен өч мең ике йөз сум түләде.

Ульяновскида тегелгән мәктәп формаларыннан тыш, Кыргызстанда тегелгән форманы да теләп алалар. Аларның төсләре дә төрле-төрле, тегелеше дә үзенчәлекле, сыйфаты да Ульяновскида тегелгән киемнән калышмый, ә бәясе бераз очсызрак. Мондый киемне безнең базарда түгел, ә Казанда, бәяләрне бик арттырып сатмый торган ваклап сатучы оптовиклардан сатып алу кулайрак.

Хәзер кибет киштәләре, базарлар Кытайда тегелгән мәктәп формалары белән тулган. Аларның бәясе дә чагыштырмача арзан, кимчелекләре күп - сыйфатсыз тукымадан (күбесенчә синтетика) алып, кәкре, сыйфатсыз җөйләре, тырпаеп торган җепләре, алып, пөхтә итеп тегелмәүләре белән аерылып торалар. Дөрес, озак эзләп йөрсәң, шактый яхшы сыйфатлы костюмны, вак-төяк кимчелекләренә күз йомып, мең дүрт йөз сумнан алып ике мең сумга кадәр бәягә сатып алырга мөмкин.

Укучыга тагын бер кирәк кием - мәктәп формасы эченнән кияргә күлмәк яки блузка. Малайлар өчен озын җиңлесе дә, кыска җиңле күлмәге дә якынча өч йөз илле сумга төшәчәк. Ә өлкән класста укучы егетләргә күлмәк өчен күбрәк - алты йөз сумнан мең сумга кадәр акча кирәк булачак. Кызларга ак төстә яки чәчәкле блузкалар үлчәменә карап, өч йөз сумнан җиде йөз-сигез йөз сумга кадәр тора. Ата-аналарның күбесе кышкы салкыннар турында алдан ук кайгыртып, водолазкалар, җылы свитерлар сатып алырга тырыша. Алар өчен тагын ике йөз илле сумнан дүрт йөз сумга кадәр түләргә кирәк. Базарда Кытайда тегелгән кием-салым да, югары сыйфаты өчен күпләр өстенлек биргә Чабаксар шәһәре трикотажы да җитәрлек.

Спорт костюмының да бәясе мәктәп формасыныкыннан азга гына очсызрак. Беренче класс баласы өчен ул - алты йөз-сигез сум, яшүсмер өчен сыйфатына карап ике мең сумга кадәр тора.

Аяк киеменә килгәндә, аларның бәясе күннән тегелгән аяк киемнәре өчен җиде йөз сумнан (кечкенә балалар өчен) мең ярым сумга җитә. Дерматин яки башка ясалма материалдан тегелгән аяк киеменә риза булсагыз, бәя ике тапкыр кимрәк була. Спорт белән шөгыльләнү өчен кроссовкалар сатып алу кесәгезне өч йөз сумнан (бәясен киметеп сату урыннары, конфискат кибетләре) җиде йөз сумга кадәр җиңеләйтәчәк.

Мәктәп баласына кирәк булган тагын бер нәрсә - букча. Кагыйдә буларак, башлангычта укучы балалар өчен әти-әниләре рюкзакка өстенлек бирәләр. Алар кимендә биш йөз сум тора. Ә менә ортопедик аркалы, каеш һәм тоткалары стабилизаторлы, янып торган маяк утлары һәм башка өстәмә уңайлыклары булган рюкзакның бәясе ике мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Сумкага тутырасы кирәк-яраклар сезгә тагын да кыйммәткәрәк төшәчәк. Юка дәфтәрләрнең бәясе - унике сумнан, калын дәфтәрләрнең утыз биш сумнан, альбомнарның - унбиш сумнан, көндәлекләрнең - җитмеш сумнан, карандаш һәм буяуларның бәясе кырык сумнан башлана... Моңа шулай ук ата-аналар үз кесәсеннән сатып ала торган төрле дәреслекләр, аерым фәннәр өчен дәфтәрләрнең дә бәясен өстәгәч, шактый саллы сумма килеп чыга. Ә кайбер гаиләләрнең мәктәпкә ике, өч, хәтта дүрт бала озатырга тиешлеген исәпкә алып, бу сумма бермә-бер арта.

- Узган ел улымны һәм кызымны мәктәпкә җыеп җибәрү өчен егерме өч мең сум акча сарыф иттек. Дөрес, без кышкы курткалар һәм аяк киемнәре дә сатып алдык. Быел артык чыгымлы булмас дип уйлыйм, чөнки узган елгы мәктәп формасы әлегә икесенә дә таман. Шуңа күрә спорт костюмнары, аяк киемнәре, язу-сызу әсбаплары гына сатып алырбыз, - ди шәһәрдә яшәүче Татьяна Малыгина. - Гаилә бюджетына авырлык килмәсен өчен, барысын да акрынлап сатып алырга тырышабыз. Уку елы башлангач, чыгымнар тагын да күбрәк булачак, чөнки дәреслекләр һәм аерым авторларның махсус дәфтәрләре өчен акча тапшырырга кирәк була. Мәктәптә ашау да шактый кыйммәткә төшә, чөнки балалар ашханәдә көн саен диярлек камыр ризыкалары сатып алалар...

- Быел кызым беренче класска барырга җыена, - ди Елена Прокофьева. - Шатлыклы да, шактый мәшәкатьле дә вакыйга. Мәктәп формасын Ульяновск эшмәкәрләреннән махсус ярминкәдә сатып алдым. Башка әйберләрне алу өчен ирем белән Казан базарларына барып кайттык. Анда сайлап алу мөмкинлеге дә күбрәк, бәяләре дә безнекеннән арзанрак. Мондагы базардан күп әйбер сатып алсаң, шактый акчаны экономияләргә була. Күпме акча сарыф итүгә килгәндә исә, бу артык мөһим түгел, чөнки бала яңа тормышка аяк баса, ә бу гаилә өчен зур бәйрәм...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев