Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балаларны кызыксындыра белә

Болгарда 2009 елда балалар техник иҗат станциясе ачылганнан соң, җилкәнле спорт күпләрдә зур кызыксыну уятты.

Ирина ТЕЛИЦЫНА.
"НЖ".
Бүген "Регата" (станция шулай атала) өч төрле юнәлеш буенча эшли: җилкәнле спорт, кайтинг (парашютлар) һәм картинг (спорт машиналары). Боларның барысы да Балалар иҗат йортында Владимир Трошин җитәкчелек иткән картинг клубыннан башлана. Төгәлрәк әйткәндә, көймәдән башлана: Владимир Александрович спортның әлеге төрен чын-чынлап үз иткән дуслары һәм танышлары белән көймәне җилкәннәр: стаксель, грот һәм спинакер белән җиһазлый. Боларны үзенчәлекле җилкәннәр дип тә әйтергә була, чөнки һәркайсы билгеле бер роль уйный. Әнә шул җилкәнле көймә белән алар 2008 елда Идел киңлекләренә чыгалар. Көймә аларның ышанычын аклый.
Әлбәттә инде, елгадагы мондый яхта күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Әллә җилкәннәре кара булгангамы (ул вакытта башка төсле материал таба алмаганнар), елгада җил уңаена йөзүче мондый көймәгә күпләр гаҗәпләнеп карый. Балачак елларыннан ук Жюль Верн һәм Джек Лондон әсәрләрен укып, хыяллар белән үскән Владимир Александровичның максаты беркадәр дәрәҗәдә чынга аша. Горизонтта берничә мачталы зур җилкәнле көймә түгел, ә кечкенә яхтаны күрү дә аны битараф калдырмый.
Бер башлаган эшне эзлекле дәвам итү, нәтиҗәләргә ирешү өчен тагын да тырышырга кирәк. Баштарак станциягә район җитәкчелеге ярдәм итә. Аларның булышлыгы белән узыш-крейсер яхтасы сатып алалар.
Бераздан Казандагы спорт мәктәпләренең берсеннән суда күнегүләр үткәрү өчен алты "Оптимист" яхтасы алып кайталар. Моңа яшь спортчылар нык сөенә. Бу яхталар җиде яшьтән алып ун яшькә кадәрле балаларны паруслы спортка өйрәтү өчен махсус ясалган. Татарстан Республикасының Җилкәнле спорт федерациясе вәкилләре белән тиешле элемтәләр урнаштырганнан соң, Владимир Александровичка ярдәм йөзеннән, Яр Чаллы шәһәренең яхт-клубыннан дүрт "Луч" бирәләр. Болары инде өлкәннәр өчен Олимпия классына кергән затлы яхталардан санала.
Грантлар алуны да "Регата" коллективы өчен зур ярдәм дип әйтергә була. Шуның беренчесен, йөз мең сумлыгын, 2008 елда "Безне җилкәннәр саклар" республика наркотикларга каршы көрәш проектында катнашкан өчен бирәләр. Әлеге акчага мотор сатып алалар һәм район хакимияте бүләк иткән "Альбатрос" катерына куялар. Бу катер коткару судносы буларак, зур яхталарны озатып йөри һәм судагы чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләрнең иминлеген тәэмин итә. Биш йөз мең сум күләмендәге икенче грантны 2012 елда балаларга техник юнәлештә өстәмә белем бирүче берләшмәләрне үстерү проектларының республика конкурсында катнашып алалар. Акчаны кая куярга урын табалар: "Регата"га робот техникасы комплектлары сатып алына. Техник иҗатның әлеге төре белән бүген мәктәп укучылары бик теләп шөгыльләнә.
Владимир Александрович җитәкчелек иткән станция коллективының теләсә кайсы инициативасын мәгариф бүлегендә һәрвакыт хуплап кабул итәләр. Бер караганда, ул башкача була да алмый торгандыр, чөнки аның тәкъдимнәре заманча һәм актуаль яңгырый. 2012 елның җәендә республика педагогларының Мамадышта узган август киңәшмәсендә безнең яхта һәм су чаңгылары да күрсәтелә. Әйтергә кирәк, өстәмә белем бирү учреждениеләре ирешкән казанышлар арасында алар шактый аерылып тора. Диана Хәмидуллина үзенең шөгыле турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка да сөйли. Дианага спортның су чаңгы төре бик ошый. "Регата"да мондый кызлар әле тагын бар. Күрсәтмә чыгышларында Владимир Александрович үзе дә катнаша. Һәр җитәкченең дә моңа осталыгы һәм кыюлыгы җитеп бетмәскә дә мөмкин. Нәкъ менә аның шәхси үрнәге һәм инициативасы, ару-талуны белмәс хезмәте буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә теләгән балалар өчен менә дигән үрнәк булып тора.
Владимир Трошин һәм аның шәкертләре ирешкән уңышлар, алган бүләкләр шактый. 2011 елда ул Россия шәһәрләренең сноуборд-слалом белән шөгыльләнүче ветераннар арасында өченче урынны ала. Узган ел, мәсәлән, бүләкләре янына Спас районында техник иҗатны үстергән өчен Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең көмеш медале өстәлә. Иң куандырганы - аның эшен дәвам итүчеләр бар. Мәсәлән, Андрей Куприн бишенче сыйныфтан бирле түгәрәкләрдә шөгыльләнгән. Хәзер ул техник университетның самолет төзелеше факультетында укый, "Регата"ны да онытмый, мөмкинлеге барында килергә тырыша.
Станция базасында җиденче ел инде "ХХI гасыр кулибиннары" конкурсы уздырыла. Әлеге конкурста җиңүчеләр соңыннан көрәшне республика этабында дәвам итәләр. Безнең яшь уйлап табучылар бәйгеләрдә бик күп бүләкләргә лаек булдылар.
Владимир Александровичның кабинетында Идел киңлекләрендә йөзү маршруты картасы эленеп тора. Әлеге маршрутка карап, "Регата" вәкилләренең кайларда булуын күзалларга мөмкин. Мәсәлән, команда Казанда ике тапкыр булган. Монда алар ярты тәүлек дигәндә барып җиткәннәр. "Аргамак" балалар спорт лагеры эшли башлау белән ел саен Полянкага баралар. "Болгар" балалар сәламәтләндерү лагерында ял итүче балаларны да яхталар белән таныштыралар.
Үҗәтлеге, максатчан булуы белән аерылып торган Владимир Александрович ирешелгәннәр белән генә беркайчан канәгатьләнеп калмый. Ул төрле яңалыклар эзләп таба һәм шуларны оста куллана. Мәсәлән, соңгы вакытларда дайвинг, ягъни су асты ауы белән мавыга. Соңгы тапкыр ул су астына узган елның октябрендә төшкән һәм минут ярым торган. Бу начар түгел. Спортның әлеге төре белән шөгыльләнү өчен балаларга да костюмнар сатып алганнар. Җилкәннәр сезонын алданрак башлап җибәрү өчен боларның да кирәге чыгачак.
Бүген "Регата" станциясенә дүрт йөзгә якын бала йөри. Ә бит башта нибары кырык биш кенә кеше булган. Бу да күп нәрсә турында сөйли.
Владимир Александровичның тагын бер матур шөгыле бар - ул баянда да оста уйный. Әлеге музыка уен коралында уйнарга мөстәкыйль рәвештә өйрәнгән. Бу кеше "Тормышта барысына да ирешергә кирәк" дигән план белән яши. Аның киләчәктә дә үзенә тагын мавыктыргыч шөгыльләр табачагына бер шик юк. Ә Идел киңлекләрендә киләчәктә дә күпләрнең күңелләрен җилкендереп җилкәнле яхталар йөзәр.
Рәсемдә: Владимир Трошин.
Р.Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев