Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Балалар бакчасыннан – белем иленә

    Балалары беренче класска укырга кергән гаиләләрдә беренче сентябрьдән бөтенләй яңа тормыш башланды. Бала беренче уку елында фәннәрне үзләштерүгә никадәр зуррак игътибар бирсә, киләчәктә аңа җиңелрәк булачак

    Ирина ТЕЛИЦЫНА
    Укуның беренче айлары беренче класска керүчеләр өчен җиңел булмый. Бала, мәктәп тормышына әкренләп ияләшә бару процессында күп проблемаларга тап була. Шуларның кайберләрен хәл итүдә аңа өлкәннәр - укытучылар һәм әти-әниләр ярдәм кулы сузарга тиеш. Әле кичә генә бакчага йөргән, ә бүген инде мәктәптә белем серләрен үзләштерүче балалар үзләрен ничек хис итәләр?
    Александр һәм Ирина Емелиннарның быел уллары Евгений беренче класска укырга кергән. Әти-әнисенең сөйләвенә караганда, ул беренче сентябрьне түземсезлек белән көткән. Тәүге тапкыр белем йорты бусагасын атлап керү аның өчен зур бәйрәмгә әверелгән. Ә менә әти-әнисе, әлбәттә инде, шактый дулкынланган. Уллары коллективка ничек кушылыр, дәрестә игътибарлы булырмы, укытучылар сүзен тыңлармы? Кыскасы, бик күп сораулар килеп туган. Тик Александр белән Ирина юкка борчылганнар. Евгений мәктәпкә теләп йөри. Иртән йокыдан үзе уяна һәм тиз киенә. 9 класста укучы туганы янына кереп чыгарга да вакыт таба, мәктәпкә аның белән бергә баралар.
    Дәрестән соң Женя озайтылган көн төркемендә кала. Атап әйткәндә, әлегә укуга теләге зур. Әти-әнисе укытучы белән тыгыз элемтәдә тора. Бу элемтә Емелиннарны гына түгел, ә башка әти-әниләрне дә бертигез дәрәҗәдә борчыган кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Кайбер әти-әниләргә, мәсәлән, балаларын мәктәптән барып алу өчен эш урыныннан вакытлыча ял алырга туры килгән. Хәзер инде балалар мәктәптән үзләре генә кайталар, шулай да, аларны зурлар контрольдә тотарга тиеш. Һәр баланың кәрәзле телефоны булуы да әйбәт. Кайберәүләрне мәктәпкә кадәр әби-бабайлары озата һәм дәресләр тәмамлангач килеп ала.
    Екатериновкада яшәүче Сафиннарның улы Әмир быел Ким урта мәктәбенең беренче классына укырга кергән. Сүз дә юк, бу шатлыклы вакыйга. Әмир үзенең сабакташлары белән тиз арада уртак тел табарга өлгергән. Үз авылында мәктәп булмавы гына кызганыч, шуңа күрә иртә таңнан берничә чакрымдагы Кимга торып китү бер дә җиңел түгел. Дөрес, әнисе Гөлшат шушы мәктәптә татар теле һәм әдәбияттан укыта, эшкә үз машинасы белән йөри. Әмир дә көн саен әнисенә утырып бара һәм кайта. Мәктәптә балаларга белем бирү өчен тиешле шартларның барысы да тудырылган. Шулай да Гөлшат Альберт кызы фикеренчә, бала үз авылында укырга тиеш. Ни өчен дигәндә, юлда барганда төрле хәл килеп чыгарга мөмкин. Икенчедән, йокыдан алай бик иртә торырга туры килмәс иде. Ата-ана буларак, улының иртән мәктәпкә зур теләк белән җыенуына, һәм, әлбәттә инде, тырышып укуына ул бик сөенә.
    Әмирнең ике яшьтәше Екатериновкадан Бураково урта мәктәбенә йөреп укыйлар. Бер кыз исә Коминтерннан килә. Быел бу мәктәптә җирле укучылар юк, шуңа күрә Валентина Николаевна Николаевага төрле авыл балаларына белем бирергә туры килә. Кызлар яңа шартларга җиңелрәк ияләшсен өчен укытучыга мөмкин булганнарның барысын да эшләргә туры килә. Беренче чиректә беренче класслар аерым расписаниегә нигезләнеп шөгыльләнәләр. Дәресләр 35әр минут бара, дәрес барышында берничә тапкыр физзарядка да ясап алалар. Дәрестән соң озайтылган көн группасына калалар. Мәктәптән исә сәгать өчләр тирәсендә генә кайтып китәләр.
    Валентина Николаевна сүзләренә караганда, кызлар инде үзара дуслашырга өлгергән, укытучы таләпләренә дә ияләшеп киләләр. Шунысын әйтергә кирәк, балалар бакчасына йөрүчеләр программаны тизрәк үзләштерә. Димәк, кечкенә авылда да балалар бакчасы булырга тиеш. Укытучы да бу фикерне бердәм хуплый.
    Болгардагы 2нче урта мәктәп укытучысы Галина Георгиевна Дербенева классында быел 28 укучы бар! Бу, узган еллар белән чагыштырганда, шактый күп. Галина Георгиевнага моңарчы да беренче классларны күп укытырга туры килгән. Быел, мәсәлән, класстагы кызлар һәм малайларның күбесе балалар бакчасына йөргән һәм барысының да укый белүенә укытучы апалары бик шат. Галина Георгиевна үз эшендә башлангыч мәктәп өчен махсус каралган "Перспектива" укыту-методик комплексыннан файдалана. Әлеге комплексның үзенчәлекле яклары байтак. Дәресләр һәрвакыт мавыктыргыч үтә, мультимедиа проекторыннан да оста файдаланалар.
    Быелгы беренче класслар күп белергә теләүләре, сабыр булулары белән аерылып торалар, ди укытучы. Димәк, дисциплина проблемасы борчырга тиеш түгел. Укучылар мәктәп тормышына әкренләп ияләшеп киләләр. Иң мөһиме - татар теле булсынмы ул, рус телеме - һәр дәресне түземсезлек белән көтеп алалар. Чынлыкта, ул шулай булырга да тиеш…
    Беренче класслар өчен беренче уку чиреге артта калды. Алда аларны киеренке уку һәм зур тормышка әзерлек еллары көтә. Олы юлга аяк басканчы алда әле аларга күп сынаулар үтәргә туры киләчәк. Ни генә булса да, сер бирмәсеннәр, сынатмасыннан иде аларның берсе дә!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: