Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Авылга белгечләр кирәк

    Күптән түгел район Мәдәният йортында укучыларның авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре белән очрашуы булды.

    Марина Зайцева
    Бу чараны мәктәп укучылары игътибарын авыл хуҗалыгы һөнәрләренә җәлеп итү максаты белән, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшли торган Казанның әйдәп баручы югары уку йорты белгечләре оештырды. Очрашуга күбесенчә чыгарылыш класс укучылары җыелды. Бүгенге көндә алар өчен иң мөһиме - сайланган һөнәрләренең хезмәт базарында кирәк булуы. Ветеринария табиблары, зоотехниклар, агрономнар нәкъ шундыйлардан санала.
    Мондый белгечләргә ихтыяҗ безнең районда да зур, дип билгеләп үтте үзенең чыгышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафис Мөхәммәтов. Ул район авыл хуҗалыгындагы эшләрнең торышы белән таныштырып үтте. Үзенең чыгышында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәгариф һәм инновация технологияләре бүлеге җитәкчесе Наил Хәмидуллин агросәнәгать комплексында кадрлар җитмәү проблемасын күтәрде. Безнең республикада, диде ул, ике югары уку йорты: Казан дәүләт аграр университеты һәм ветеринария медицинасы академиясе, шулай ук авыл хуҗалыгы белгечләрен хәзерли торган егермегә якын колледж бар. Ел саен укытып чыгарган белгечләр кадрларга ихтыяҗны бетерә ала. Ләкин аларның бик азы гына авыл хуҗалыгында эшли.
    Яшьләрне бу тармакка җәлеп итү өчен ниләр эшләнә? Беренче чиратта, студентларны югары уку йортларында максатчан укыту оештырылган. Югары квалификацияле белгечкә ихтыяҗы булган җитәкче абитуриент белән килешү төзеп, аңа ай саен биш мең сум стипендия түләп барырга тиеш. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да шундый ук сумманы түли. Студентка түләүсез тулай торак бирелә. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, ул үзен укырга җибәргән оешмада өч ел эшләргә яки сарыф ителгән акчаларны кире кайтарып бирергә тиеш.
    2012 елдан бюджетка тагын бер ярдәм кертелде: эшкә урнашканда яшь белгечкә бер тапкыр 100 мең сум күләмендә акча бирелә, шулай ук эшләгән беренче елда хезмәт хакына ай саен бишәр мең сум өстәлә. Ә узган ел ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы АПК белгечләренә 100әр мең сумлык 500 грант бирде.
    Берничә ел буе республикада авыл хуҗалыгы белгечләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән максатчан программа эшләп килә. Аның буенча яшьләрнең бюджеттан торак төзү өчен түләүсез субсидия алу мөмкинлеге бар. Узган ел республикада бу проектта 669 гаилә катнашкан.
    Моннан тыш, һәр яшь белгечнең "Эше башлап җибәргән фермер" федераль программасы яки "Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" республика программасыннан файдаланып, үз эшен башлап җибәрү мөмкинлеге бар. Акчалата грантлар алып, өч мең яшь татарстанлы шулай эшләде дә.
    Бу очрашуда Казан аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Людмила Пухова, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең терлекләрне ашату кафедрасы доценты Солтан Шәйдуллин, ветеринария академиясенең читтән торып уку факультеты деканы Нурвахит Мөхәммәтвәлиев үзләренең уку йортлары белән таныштырып үттеләр. Алар кунакларга студент тормышы турында фильм күрсәттеләр.
    Спас тармак технологияләре техникумы директоры Надежда Гришина үз коллективларын борчыган проблемалар турында сөйләде. Аерым алганда, материаль базаның иске булуы - зур проблемаларның берсе. Мәсәлән, студентлар өйрәнә торган тракторлар, тагылма инвентарьләр, транспорт чаралары күптән заманча таләпләргә җавап бирми.
    Узган ел өч кеше техникумны тәмамлаганнан соң, Казан аграр университетына укырга кергән. Хәзерге вакытта коллективта техникумны тәмамлаган сигез кеше уңышлы гына эшли.
    Соңыннан район башлыгы Камил Нугаев очрашуга нәтиҗә ясады. Ул мондый әңгәмәләр традициягә әверелер һәм ул укучыларга тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: