Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Җәза кырысланырга мөмкин

    Узган ел Спас районы җәзаларны үтәтү инспекциясе филиалында җәмгыятьтән аерылмыйча гына җәза бирелгән 165 кеше исәптә торган. Инспекция мәгълүматларына караганда, алар арасында 9 кеше - төзәтү эшләренә, 46 кеше - мәҗбүри эшләргә, ирекне чикләүгә - 12 кеше, шартлы рәвештә 96 кеше хөкем ителгән. Аларның барысына да суд иректән мәхрүм итмичә...

    Узган ел Спас районы җәзаларны үтәтү инспекциясе филиалында җәмгыятьтән аерылмыйча гына җәза бирелгән 165 кеше исәптә торган.
     
    Инспекция мәгълүматларына караганда, алар арасында 9 кеше - төзәтү эшләренә, 46 кеше - мәҗбүри эшләргә, ирекне чикләүгә - 12 кеше, шартлы рәвештә 96 кеше хөкем ителгән.
     
    Аларның барысына да суд иректән мәхрүм итмичә генә төзәлү мөмкинлеген биргән. Тик кайберләре бу мөмкинлектән файдаланмыйча, суд карарын тиешенчә үтәмиләр. Бу затларга карата судка аларның сынау срогын арттыру һәм өстәмә бурычлар йөкләү турында карарлар җибәрелде. Нәтиҗәдә 12 кеше иректән мәхрүм ителде. Тугыз кешегә җәза карарын үтәгән урында эшләргә теләмәгән һәм прогуллар өчен мәҗбүри эшләр иректән мәхрүм итүгә алыштырылды. Егерме өч кешенең сынау срогы озайтылды, егерме дүрт кешегә өстәмә бурычлар йөкләнде.
     
    Мәсәлән, 2014 елның декабрендә Болгарда яшәүче ике хатын-кыз һәм Красный Валда яшәүче ир-атның мәҗбүри эшләрдән качып йөрүе сәбәпле, җәзалар башкару инспекциясе судка җәзаны кырысландырырга тәкъдим итте. Суд бу тәкъдимне канәгатьләндерде, хәзерге вакытта бу өч кеше колония-поселениегә җибәрелде. Әгәр алар вакытында эшкә килсәләр, эштән качып йөрмәсәләр һәм җирле үзидарә органнарында җәза шартларын үтәгәндә, хезмәт дисциплинасын бозмасалар, мондый хәлләр булмас иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: