Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җәяүлеләрнең иминлеге өчен

Быел шәһәрдәге халык күп йөри торган урамнарда җәяүлеләргә сигез яңа юл аркылы чыгу урыннары булдырылырга тиеш. Бу юл хәрәкәтендә катнашучыларның, беренче чиратта җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен кирәк. Юл аша чыгу урыннарына тиешле юл билгесе урнаштырылачак һәм сызыклар ("зебра") сызылачак. Аннан соң кайбер урыннарда транспорт хәрәкәте тизлеген киметергә мәҗбүр итүче...

Быел шәһәрдәге халык күп йөри торган урамнарда җәяүлеләргә сигез яңа юл аркылы чыгу урыннары булдырылырга тиеш.
Бу юл хәрәкәтендә катнашучыларның, беренче чиратта җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен кирәк. Юл аша чыгу урыннарына тиешле юл билгесе урнаштырылачак һәм сызыклар ("зебра") сызылачак. Аннан соң кайбер урыннарда транспорт хәрәкәте тизлеген киметергә мәҗбүр итүче ясалма калкулыклар барлыкка киләчәк.
Юлга сызылучы билгенең тиз юылуын һәм ел дәвамында ике тапкыр яңартылып торуын исәпкә алып, инновацион термопластик "зебра" салу турындагы мәсьәлә дә карала. Мондый билге озаккарак чыдый.
Узган ел шәһәрнең Мир урамында ("Теремок" балалар бакчасы янында), Рабочий урамында (Спас тармак технологияләре техникумы каршында), шулай ук Хирург Шеронов - Пионер, Хирург Шеронов - Октябрьнең 40 еллыгы урамнары кисешкән урыннарда җәяүлеләргә юл аша чыгу урыннары ясалган иде. Ким поселогындагы урта мәктәп каршында да шундый урын тиешле тәртипкә китерелде.
Ленин - Лихачев урамнары кисешкән чатта светофор урнаштыру мәсьәләсе хәл ителә. Әлеге прибор транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәтен җайга салырга тиеш. Җәйге чорда туристлар күпләп килә башлау белән биредә хәрәкәт шактый көчәя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев