Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Терлекләр саны арта

Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгында авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре катнашында терлекчелекне үстерү мәсьәләләренә багышланган район семинары булды. Берничә ел эчендә бу хуҗалык үсемлекчелектән тыш, авыл хуҗалыгының башка тармакларына да игътибар бирә башлады. Ржавец авылының элеккеге мехцех территориясендә кыска вакыт эчендә яңа терлекчелек биналары пәйда булды. Хәзер анда мөгезле эре терлек,...

Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгында авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре катнашында терлекчелекне үстерү мәсьәләләренә багышланган район семинары булды.
Берничә ел эчендә бу хуҗалык үсемлекчелектән тыш, авыл хуҗалыгының башка тармакларына да игътибар бирә башлады. Ржавец авылының элеккеге мехцех территориясендә кыска вакыт эчендә яңа терлекчелек биналары пәйда булды. Хәзер анда мөгезле эре терлек, дуңгызлар һәм сарыклар үрчетәләр. Ел саен хуҗалык терлекләрнең баш санын үстерә, ит һәм сөт җитештерү күләмен арттырып, районда гына түгел, аннан читкә дә сата. Юрков хуҗалыгы үрнәгендә районда "ТР гаилә фермалары" проекты уңышлы тормышка ашырыла.
Семинар эшендә район башлыгы Камил Нугаев катнашты. Хуҗалык җитәкчеләре алдына терлекләрнең баш санын арттыру, дәүләт ярдәме белән тормышка ашырыла торган проектларда катнашу бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар