Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Терлек азыгы җитәрлек тупланган

"Болгар Арыш" ААҖнең терлек азыгы хәзерләүче махсус отряды силоска кукуруз уруны төгәлләде. Язын чәчелгән 727 гектардан 10500 тонна чамасы уңыш алынган. Җәй башының коры булуын һәм көзнең яңгырлы килүен исәпкә алсаң, гектарыннан 144 центнер уңыш чыгуны шактый яхшы күрсәткеч дияргә була. Шулай итеп, агрофирманың силоска ихтыяҗы юк. Кукуруз хәзерләүдә "Ягуар"...

"Болгар Арыш" ААҖнең терлек азыгы хәзерләүче махсус отряды силоска кукуруз уруны төгәлләде.
Язын чәчелгән 727 гектардан 10500 тонна чамасы уңыш алынган. Җәй башының коры булуын һәм көзнең яңгырлы килүен исәпкә алсаң, гектарыннан 144 центнер уңыш чыгуны шактый яхшы күрсәткеч дияргә була. Шулай итеп, агрофирманың силоска ихтыяҗы юк.
Кукуруз хәзерләүдә "Ягуар" терлек азыгы хәзерләү комбайнын йөртүче Сергей Ануфриев һәм КамАЗ йөртүчеләр Сергей Кузьмин һәм Фәргать Гатауллин тырышып эшләделәр.
Вакланган масса чокырларга салынган: Кимда - 4 мең, Көектә - 3 мең тоннага якын, калган өлеше махсус технология буенча өемнәргә куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев