Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев бүген Болгарда тавыш бирде

Спас районының элеккеге башлыгы традиция буенча озак еллар үзе яшәгән шәһәрдә тавыш бирүдә катнаша.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет рәисе урынбасары, Спас районының элеккеге башлыгы Камил Нугаев Болгардагы сайлау участогында тавыш бирде.
 

–Күптәнге гадәт буенча мин гел Болгарда тавыш бирәм. Миңа башка районда тавыш бирергә киңәш иткәннәр иде, әмма мин җитәкчеләрдән үземнең туган ягыма җибәрүләрен үтендем. Бүген  гаиләбез белән Болгарга кайттык. Биредә тавыш бирү зур оешканлык белән бара, кешеләр сайлауда актив катнаша. Моңа бик шатландым. Республикабызда соңгы елларда күп нәрсәләр эшләнде, безнең район да үсә, матурлана бара. Киләчәктә әле тагын да күбрәк нәрсәләр эшләнәчәк, – диде Камил Әсгать улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев