Спаслылар авыл китапханәләренә ярдәм итә алалар
Яңалыклар

Спаслылар авыл китапханәләренә ярдәм итә алалар

Китапны һәр кеше бүләк итә ала.

Спаслылар авыл китапханәләренә китаплар белән ярдәм итә алалар. «Китапханәгә китаплар бүләк ит» акциясенә Өчкүл авылы халкы да кушылды. Анна Кондратьева, Михаил Избранов, Валентина Насырова өй киштәләрендә еллар буе тузан җыеп яткан китапларның гомерен озайтырга булганнар. Бүләк итүчеләрнең ярдәме белән авыл китапханәсе фонды кызыклы әдәбият белән тулыланды.

"Еш кына укылган китаплар эшсез ятып, күпме урын алып тора. Чыгарып ташларга кызганыч. Бу очракта аларны китапханәгә алып килергә мөмкин. Шәһәр китапханәләрендә китап һәм журналлар бик күп. Ә менә психология, маркетинг буенча китаплар, чит ил классикасы бармы? Мөгаен, юктыр. Авыл халкы арасында моны аңлаучылар булуы бик әйбәт. Алар китапларны бушлай алып киләләр. Бүләк ителгән китаплар киштәләрдә урын алып, башка укучыларга шатлык бүләк итә» – ди китапханәче Зоя Шеронова.

Кадерле спаслылар, сезнең дә өегездә үзегез укып чыккан кызыклы китаплар бардыр.  Бәлки, алар юкка тузан җыеп ятадыр. Аларны теләсә кайсы авыл китапханәсенә бүләк итәргә мөмкин. Китаплар башка кешеләргә дә файда китерсен. Ә китапханәдә алар рәхмәтле укучыларга ия булачак.

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев