Спас районы кырларында эш дәвам итә
Узган якшәмбедә явып үткән карлы яңгыр район басуларында эшнең барышына комачаулый алмады, диярлек. Яңгыр үтүгә аз гына вакыттан соң механизаторлар яңадан чәчүгә керештеләр.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә район хуҗалыкларында иртә культуралар 7 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән. Бу планның бер өлеше генә һәм механизаторлар алда башкарасы эшләр шактый әле. Хуҗалыкларда уҗым басуларын тырмалау эше төгәлләнде.
Язның бер көне елны туйдыра, дигән борынгылар. Шуңа күрә барлык эшләрне нәтиҗәле һәм вакытында башкарып чыгу өчен, игенчеләргә зур тырышлык куярга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев