Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районы авылларында Гошер сәдакасы җыялар

Республика Диния нәзарәте 2021 елның 25 сентябрен Гошер көне дип игълан итте

Гошер сәдакасы җыю һәм халыкның ярдәмгә мохтаҗ булган катламын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясенә Спас районы мөхтәсибәте дә актив кушылды.

–Һәр елдагыча, районыбыздагы мәчетләр гошер сәдакасы итеп җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кабул итә, – ди Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсәгыйрев. – Быелгы җәйнең коры һәм кызу килүе сәбәпле, уңышны узган елгыдан азрак җыеп алсалар да, милләттәшләребез башкаларга ярдәм итү максаты белән бәрәңгесен, кабагын, кишер-суганын, башка яшелчә һәм җиләк-җимешне кызганмыйча китерә.

Гошер сәдакасы җыюда аеруча Чәчәкле һәм Иске Рәҗәп авыллары халкы активлык күрсәтә. Шулай ук Ямбакты, Тукай, Татар Такталы, Көек авылларында яшәүчеләр дә изге эшкә үзләреннән зур өлеш кертергә тырышалар.

Быел да райондагы татар авыллары мәчетләре җыйган гошер сәдакасы Казандагы дини уку йортларына, сукырлар җәмгыятенә илтеп тапшырылачак. 

Гошер – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында “Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсенең 267 нче аятендә әйтелә: “И, иман китерүчеләр! (Кәсеп итеп) Тапканнарыгызның иң яхшыларын (хәләлләрен) һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән (садака итеп) сарыф итегез...” 

Гошер сәдакасының мәҗбүри булуының асыл мәгънәсе – теләсә кайсы уңыш нигезендә Аллаһының рәхмәте ятуда, чөнки әлеге нигъмәтләр табигать шартларының уңай килүе нәтиҗәсендә өлгерә. Аллаһының рәхмәтенә ирешү һәм киләсе уңышка нигез салу өчен, Раббыбызның әмеренә буйсынып, Кәлам Шәрифтә әйтелгәнчә, уңышның гошерен (уннан берен) бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев