Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

“Россия чаңгы юлы” чакыра

Бу якшәмбедә Рабига күле янында сәламәт тормыш рәвеше алып барырга теләүчеләр өчен традицион чаңгы ярышлары була. Ярышта катнашучылар сәгать 9га җыелачаклар, ә ике сәгатьтән соң беренче старт бирелә. Үткән еллардагы кебек, ярышларда мәктәп укучылары һәм укытучылары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, гомумән чаңгы шуарга яратучы бөтен кеше катнашыр дип көтелә. Бу...

Бу якшәмбедә Рабига күле янында сәламәт тормыш рәвеше алып барырга теләүчеләр өчен традицион чаңгы ярышлары була.

Ярышта катнашучылар сәгать 9га җыелачаклар, ә ике сәгатьтән соң беренче старт бирелә. Үткән еллардагы кебек, ярышларда мәктәп укучылары һәм укытучылары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, гомумән чаңгы шуарга яратучы бөтен кеше катнашыр дип көтелә. Бу ярышларның Сочида Олимпиа уеннары башлану вакытына туры килүе дә кешеләргә аерым көч бирер дип ышанасы килә. Бу көннәрдә безнең барыбыз да илебез спортчылары чыгышын тын да алмый карар.

Чаңгычылар бу көнне 1 километрдан алып 3 километрга кадәр һәм 2014 метрлы дистанциядә ярышачаклар. Теләге булган бөтен кешене ярышларга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рабига күле Бу якшәмбе чаңгы ярышлары