Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Пионер – беренче дигән сүз

Узган атна ахырында пионер хәрәкәтенең 90 еллыгына багышланган балалар җәмәгать оешмаларының район слёты үткәрелде. Слётта катнашучыларны район башлыгы Камил Нугаев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин җылы котлап, пионер хәрәкәте дәвамчыларына укуда, районның һәм мәктәпнең җәмәгать тормышында зур уңышлар теләделәр, киләчәктә дә актив, кыю булырлар дигән ышаныч белдерделәр, чөнки пионер -...

Узган атна ахырында пионер хәрәкәтенең 90 еллыгына багышланган балалар җәмәгать оешмаларының район слёты үткәрелде.
Слётта катнашучыларны район башлыгы Камил Нугаев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин җылы котлап, пионер хәрәкәте дәвамчыларына укуда, районның һәм мәктәпнең җәмәгать тормышында зур уңышлар теләделәр, киләчәктә дә актив, кыю булырлар дигән ышаныч белдерделәр, чөнки пионер - беренче ди-гәнне аңлата.
Пионерия ветераннары исеменнән укучыларны Мәмдүдә Бикбулатова, Галина Городчук сәламләделәр. Ә укучылар, үз чиратында, пионерларга хас булганча, иң яхшы традицияләрне дәвам итәргә ант иттеләр.
Тантаналы линейкадан соң шәһәр стадионында алар өчен төрле уеннар, викторина, конкурслар оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: слет