Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Озакка сузмаска кирәк

Тукай һәм Екатериновкада бүген районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдында торган мөһим бурычларны тикшерүгә багышланган семинар үткәрелде. Шуларның иң мөһиме - печән әзерләү. Печән һәм сенаж запаслары булдыруга аеруча "Болгар Арыш" һәм "ВЗП Болгар" җәмгыятьләрендә зур игътибар бирелә, дип билгеләп үтелде семинарда. Биредә заманча техника һәм яңа технологияләр кулланыла, механизаторлар үзләренә...

Тукай һәм Екатериновкада бүген районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдында торган мөһим бурычларны тикшерүгә багышланган семинар үткәрелде.
Шуларның иң мөһиме - печән әзерләү. Печән һәм сенаж запаслары булдыруга аеруча "Болгар Арыш" һәм "ВЗП Болгар" җәмгыятьләрендә зур игътибар бирелә, дип билгеләп үтелде семинарда. Биредә заманча техника һәм яңа технологияләр кулланыла, механизаторлар үзләренә нинди җаваплылык йөкләнүен яхшы аңлый. Башкалар да шуңа омтылырга тиеш. Күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып бетерү, якын араларда сенаж салуны тәмамлау, яфраказык һәм файдалы үләннәр әзерләү - боларны һәм терлекчелек биналарын кышкы чорга әзерләп бетерүне озакка сузмаска кирәк.
Урып-җыю эшләре башланырга да аз вакыт калып бара. 5 июльгә кадәр барлык машиналарны ремонтлап бетерергә, комбайннарны карауга әзерләргә һәм производство территорияләрен тәртипкә китерергә кирәк.
Семинарның практик өлешендә ветеринария лабораториясе белгечләре сенаж һәм төргәкләрдәге печәннең дымлылыгын ничек дөрес билгеләргә кирәген күрсәттеләр. "ВЗП Болгар" җәмгыятендә, мәсәлән, дымлылык чагыштырмача 45 һәм 10 процент тәшкил итә. Бу тиешле нормага туры килә.
Семинар эшендә район башлыгы Камил Нугаев катнашты.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар