Моң керсен күңелгә...
Өчкүл авылы мәдәният йорты сәхнәсендә чираттагы тапкыр “Славяне” вокаль-инструменталь ансамбленең иҗат кичәсе булды.
Ирина Телицына
Безнең районда бик күпләргә яхшы таныш булган иҗат коллективының үзенә күрә туган көнен уздыру традициясе ансамбльнең бүгенге һәм кичәге артистларын гына түгел, авыл халкын, бу үзенчәлекле коллективның җыр-моңына гашыйк булган тамашачыларны да берләштерә. Элеккечә үк, августның беренче шимбәсе “Славяне” коллективын һәм төрле яктан килгән тамашачыларны бергә җыйды. Өчкүл авылына Татарстанның төрле төбәкләреннән генә түгел, Самара, Ульяновск, Новосибирск, Сергач һәм Россиянең башка шәһәрләреннән кунаклар кайткан иде. Алма төшәрлек тә урын калмаган залда “Афәрин!” тавышлары һәм көчле алкышлар тынып тормады, яхшы таныш булган җырларга тамашачылар үзләре дә кушылып җырладылар. Болар барысы да кичәгә чын бәйрәм төсе өстәде һәм музыка сөючеләрнең йөрәк кылларын тибрәтте...
Бу ансамбль белән инде дүрт дистә елдан артык Өчкүл авылыннан Владимир Петряев җитәкчелек итә. Тормыш авырлыклары, авыру сындыра алмаган көчле рухлы бу кеше ансамбльнең оештыручысы да, чын мәгънәсендә лидеры да булып тора. Кечкенәдә үк җыр-моңга гашыйк булганга күрә, Владимир Яковлевич үзенең шөгыленнән тәм таба. Аннан күреп, шушы чорда авылның дистәләгән малай-кызы да музыкага тартылган. Шуңа күрә “Славяне” очрашуы алар өчен туган көннән дә зуррак бәйрәм булуына гаҗәпләнәсе дә юк.
Бу юлы да шулай булды. Һәркемне җәлеп итәрлек ясалган видеоязма коллективны оештыручылар, ансамбльгә төрле елларда йөрүчеләр белән таныштырды, авыл манзарасы белән хозурланырга мөмкинлек бирде. Ә концерт программасын оештыручылар кичәне чын бәйрәм итү өчен вакытларын да, көчләрен дә кызганмаганнар. Альбина белән Валентин Филипповлар, Владимир Елисов, Николай белән Елена Избрановлар, Регина Лифантьева, Андрей Севастьянов, Сергей Лифантьев башкаруындагы җырлар тамашачы күңеленә хуш килде. Кичәгә кайткан кунаклар Марина Лапаева, Сергей Лямин, Александр Елисов, аккомпаниатор Василий Кощеев белән Евгения Бусова, Сергей Захаров та халыкны үз җырлары белән сөендерделәр. “Славяне” ансамбленең яңа составы – җырчылар Мария Букарцева һәм Валентина Никитенко, гитарачылар Мария Сидорова белән Валерия Марянина, барабанчы Дарья Севастьянова, клавишлы инструментларда уйнаучы Дмитрий Шеронов белән Артем Избрановлар да иҗат кичәсендә халык алдында беренче тапкыр чыгыш ясадылар.
- “Славяне”ларның иҗат кичәләрен баркайчан калдырмаска тырышам, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Ольга Баронова. – Һәр кичәне беренче тапкыр күргән кебек булам...
- Володя Петряев белән очрашу минем өчен һәрвакыт күңелле була, - дип билгеләп үтте Марина Тимакова, – дәү әнием алар күршесендә яшәгәч, мин аны бик яхшы беләм. “Славяне” концерты менә дигән узды!
Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кичәне оештыручыларны район башлыгы Камил Нугаев сәламләп, барысына да иҗат кичәсе өчен рәхмәт әйтте һәм Владимир Петряевка Мактау грамотасы белән бүләк тапшырды.
...Күңелдә онытылмас тәэсирләр калдырган бәйрәм бик тиз тәмамланса да, тормыш дәвам итә. Өчкүл авылының төрле буыннарын берләштергән кичәне барысы да түземсезлек белән тагын көтеп алыр. Ә “Славяне” җитәкчеләре исә бу бәйрәмнәрне безнең районныкы гына түгел, бөтен республикадан җыелган вокаль-инструменталь ансамбльләр катнаша торган чын фестиваль итәргә хыяллана. Хыяллары чынга ашсын иде....
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев