Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Конкурста лауреат исеме алды

    Кадет интернат-мәктәбе укытучы-оештыручысы Дмитрий Ключников "ОБЖ курсы буенча ел укытучысы" республика конкурсында лауреат исеме алды. Ике көн дәвамында зона этабында җиңеп чыгучылар (безнең конкурсант та алар арасында иде) Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы 2нче шәһәрара укыту комбинатында укучыларны тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтүнең заманча алымнарын күрсәттеләр. Дмитрий Александрович сигезенче класста "Радиация безнең...

    Кадет интернат-мәктәбе укытучы-оештыручысы Дмитрий Ключников "ОБЖ курсы буенча ел укытучысы" республика конкурсында лауреат исеме алды.
    Ике көн дәвамында зона этабында җиңеп чыгучылар (безнең конкурсант та алар арасында иде) Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы 2нче шәһәрара укыту комбинатында укучыларны тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтүнең заманча алымнарын күрсәттеләр. Дмитрий Александрович сигезенче класста "Радиация безнең тирәдә" дигән темага ачык дәрес үткәрде һәм "Туризм - армиягә әзерлек баскычы" дигән иҗади эшен яклады. Конкурста катнашкан өчен ул грамота белән бүләкләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: