Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Конкурс комиссиясе составы расланды

Өченче көн район Советының чираттагы утырышында депутатлар мөһим мәсьәләләр тикшерделәр. Шуларның берсе - район башкарма комитеты җитәкчесе урынына конкурс үткәрү буенча комиссия рәисен, урынбасарын һәм секретарен раслау һәм конкурсны үткәрү вакытын һәм урынын билгеләү булды. Конкурс комиссиясе рәисе итеп ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Татьяна Ларионова, аның урынбасары -...

Өченче көн район Советының чираттагы утырышында депутатлар мөһим мәсьәләләр тикшерделәр. Шуларның берсе - район башкарма комитеты җитәкчесе урынына конкурс үткәрү буенча комиссия рәисен, урынбасарын һәм секретарен раслау һәм конкурсны үткәрү вакытын һәм урынын билгеләү булды.
Конкурс комиссиясе рәисе итеп ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Татьяна Ларионова, аның урынбасары - район Советы аппараты җитәкчесе Евгений Демьянов, секретаре итеп район башкарма комитетның эшләр идарәчесе Елена Кобенячкина расланды. Комиссия утырышы агымдагы елның 5 маена 14 сәгатькә билгеләнгән, үткәрү урыны - башкарма комитет бинасы.
Депутатлар шулай ук районда 2014-2016 елларда муниципаль хезмәт үсеше программасын расладылар. Программаның максаты - җирле үзидарә органнарына тапшырылган вәкаләтләрнең нәтиҗәлелеген арттыру, кадрлар эшенә заманча технологияләрне кертү.
Утырышта район контроль-хисап палатасы рәисе сайланды. Рәис итеп элеккеге район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев билгеләнде. Аның даими нигездәге вәкаләтләр срогы икенче чакырылыш Совет вәкаләтләре срогына тигез.
Депутатлар игътибарына шулай ук башка мәсьәләләр тәкъдим ителде, алар буенча тиешле карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев