Үзәк җирлекара китапханә Россия тарихы елына багышланган район конкурслары игълан итте.
10 - 17 яшьтәге мәктәп укучыларын "Кече проза" (хикәя, инша) һәм "Поэзия" (шигырь, поэма) номинацияләре буенча үткәрелгән "Мин Россия җирендә яшим" әдәби конкурста катнашырга чакыралар. Конкурсантларның эше тарихи теманы чагылдырырга тиеш.
"Минем яраткан башкалам" дигән тагын бер иҗади конкурста...
Үзәк җирлекара китапханә Россия тарихы елына багышланган район конкурслары игълан итте.
10 - 17 яшьтәге мәктәп укучыларын "Кече проза" (хикәя, инша) һәм "Поэзия" (шигырь, поэма) номинацияләре буенча үткәрелгән "Мин Россия җирендә яшим" әдәби конкурста катнашырга чакыралар. Конкурсантларның эше тарихи теманы чагылдырырга тиеш.
"Минем яраткан башкалам" дигән тагын бер иҗади конкурста 7 - 17 яшьтәге балалар катнаша ала. Ул "Без үзебез Мәскәү турында язабыз" (шигырьләр, поэмалар, хикәяләр), "Мәскәүне ясыйбыз" (сәнгать эшләре) һәм "Иҗади лаборатория" (кулдан ясалган әйберләр) номинацияләрендә үткәрелә.
Әдәби әсәрләр рус һәм татар телләрендә язылырга мөмкин, рәсемнәр ирекле техника белән башкарыла ала (А4 форматындагы кәгазьдә). Материаллар белән бергә авторлар турында мәгълүмат та җибәрелергә тиеш.
Конкурс материалларын кабул итү 1 октябрьдә төгәлләнә, аның нәтиҗәләре ноябрьдә игълан ителәчәк.
Җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев