Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Кадрлар резевы”нда катнашалар

Шәһәр урта мәктәпләренең өлкән класс укучылары Гөлгенә Мөхәммәдова, Анна Спирина һәм Анастасия Пенькова "Кадрлар резервы" дигән республика проекты сайлап алу турының өч этабын уңышлы җиңеп чыктылар. Безнең укучылар конкурста катнашуларын дәвам итәләр, алар анкета тапшыруны, тестларны һәм әңгәмәне уңышлы үттеләр. Финалга чыккан очракта аларга практик һәм башка биремнәрне, йомгаклау аттестациясеннән...

Шәһәр урта мәктәпләренең өлкән класс укучылары Гөлгенә Мөхәммәдова, Анна Спирина һәм Анастасия Пенькова "Кадрлар резервы" дигән республика проекты сайлап алу турының өч этабын уңышлы җиңеп чыктылар.
Безнең укучылар конкурста катнашуларын дәвам итәләр, алар анкета тапшыруны, тестларны һәм әңгәмәне уңышлы үттеләр. Финалга чыккан очракта аларга практик һәм башка биремнәрне, йомгаклау аттестациясеннән соң стажировка үтәргә туры киләчәк. Алар республика территориясендә үткәрелә торган зур проектларны һәм чараларны оештыручылар исәбеннән чакырылырга мөмкин.
"Кадрлар резервы" Татарстанда 2009 елдан алып тормышка ашырыла, ел саен анда 16 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге кешеләр катнаша. Бу чара анда катнашучыларга ел дәвамында тиешле фәннәрне өйрәнергә һәм күпсанлы акцияләрдә катнашырга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев