Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ислам академиясендә җәйге мәктәп эшли

Болгардагы Ислам академиясендә булачак абитуриентлар өчен җәйге мәктәп оештырылды.

Программага Ислам динен һәм хокукны өйрәнү буенча чит илдән килгән һәм үз илебездәге укытучыларның лекцияләрен тыңлау һәм практик дәресләр сериясе кертелгән. Тыңлаучылар академия китапханәсендә сакланучы борынгы кулъязмалар белән таныша ала. Шулай ук гарәп телен өйрәнү, танылган дин галимнәренең эшләренә анализ ясау мөмкинлеге дә бар. Кыскасы, академия студенты булу өчен җәйге мәктәптә бик күп мөмкинлекләр тудырылган.

Реклама

Курсларның тыңлаучылары тест та үтәчәк, чөнки укырга кергәндә студентның гарәп телен ничек белүенә аерым игътибар бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар Ислам академиясе

2
X