Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Җирле радиодан котладылар

    Иске Рәҗәп авылы җирле радиотапшыруының соңгы чыгарылышында бриллиант туйларын билгеләп үтүче Рәхимуллиннар гаиләсен бик җылы котладылар. Алар иңгә-иң куеп алтмыш ел тигезлектә яшиләр, алты бала үстереп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Радиотапшыру редакторы Флюра Хәйретдинова белән алып баручы Резеда Каюмова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм тигезлектә яшәүләрен теләделәр. Бу котлауларга ветераннар...

    Иске Рәҗәп авылы җирле радиотапшыруының соңгы чыгарылышында бриллиант туйларын билгеләп үтүче Рәхимуллиннар гаиләсен бик җылы котладылар.
    Алар иңгә-иң куеп алтмыш ел тигезлектә яшиләр, алты бала үстереп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Радиотапшыру редакторы Флюра Хәйретдинова белән алып баручы Резеда Каюмова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм тигезлектә яшәүләрен теләделәр. Бу котлауларга ветераннар оешмасы рәисе Зиннәтулла ага Гыйззәтуллин һәм авыл җирлеге башлыгы Мансур Нугаев та кушылды. Юбилярлар үтенече буенча, аларның яраткан җырларын яңгыраттылар.
    Аналар көне уңаеннан, бу көнне башка хатын-кызларны да күп котладылар. Тапшыру программасына әниләрнең бөеклегенә дан җырлаган шигырьләр, узган еллар һәм заманча авторларның җырлары кертелгән иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: