Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Игенче мәшәкатьләре

Бүгенге көндә уҗым һәм сабан культуралары чүп үләннәренә каршы химик ысул белән 31,7 гектарда эшкәртелгән. Барлыгы гербицидлар белән 56,1 мең гектарны эшкәртергә кирәк. Александр Планин, Ольга Семушкина, Равил Бакиров, Андрей Тюнев крестьян (фермер) хуҗалыклары бу агрочараны инде төгәлләгән. Тиздән фунгицидлар һәм инсектицидлар белән эшкәртә башларга тиешләр. Быел район авыл хуҗалыклары...

Бүгенге көндә уҗым һәм сабан культуралары чүп үләннәренә каршы химик ысул белән 31,7 гектарда эшкәртелгән.
Барлыгы гербицидлар белән 56,1 мең гектарны эшкәртергә кирәк. Александр Планин, Ольга Семушкина, Равил Бакиров, Андрей Тюнев крестьян (фермер) хуҗалыклары бу агрочараны инде төгәлләгән. Тиздән фунгицидлар һәм инсектицидлар белән эшкәртә башларга тиешләр.
Быел район авыл хуҗалыклары кырларны чүп үләннәреннән арындыру һәм пар җирләре хәзерләү өчен тоташ тәэсирле гербицидларны актив кулланалар. Бу чара кырларны 3-4 елга чүп үләннәреннән арындырып, шактый экономия ясарга мөмкинлек бирә. "Болгар Арыш" ЯАҖ, Линар Гыйниятуллин, Андрей Синицин, Владимир Марянин һәм кайбер башка крестьян (фермер) хуҗалыклары шактый мәйданнарны шушы ысул белән эшкәрткән.
"Болгар Арыш" ЯАҖ, Линар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыклары инде люцерна чабуга керешкән. Ул быел гадәттәгедән иртәрәк өлгерде, аны соңга калмыйча җыеп алырга кирәк. Район буенча күпьеллык үләннәр (люцерна, кондырак, эспарцет, козлятник) 10 мең гектардан артык мәйдан били.
Ындыр табакларын һәм ашлык саклау амбарларын да уңышны кабул итүгә әзерли башларга кирәк, чөнки кайберләрендә түбәне алыштырасы бар. Бу эш белән Александр Планин хуҗалыгы актив шөгыльләнә, башкаларга да аңардан үрнәк алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев