Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хезмәттәшлек кысаларында

"Родничок" балалар бакчасы аш пешерүчесе Альбина Афоньшина һөнәри осталык буенча ачык регионара конкурста өченче урынны алды. Конкурс социаль тармак учреждениеләре арасында, безнең район белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән Ульяновск өлкәсе Мәләкәс районының Рязаново авыл хуҗалыгы техникумы базасында үтте. Шул ук элемтәләр нигезендә мәгариф бүлеге җитәкчесе Людмила Рыбакова һәм белгеч Әлфирә...

"Родничок" балалар бакчасы аш пешерүчесе Альбина Афоньшина һөнәри осталык буенча ачык регионара конкурста өченче урынны алды.
Конкурс социаль тармак учреждениеләре арасында, безнең район белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән Ульяновск өлкәсе Мәләкәс районының Рязаново авыл хуҗалыгы техникумы базасында үтте. Шул ук элемтәләр нигезендә мәгариф бүлеге җитәкчесе Людмила Рыбакова һәм белгеч Әлфирә Игъламова безнең белән хезмәттәшлек иткән районның өлкән класс укучылары слетында катнаштылар. Район башлыгы Владимир Тигин мәдәният, мәгариф, спорт һәм эшчәнлекнең башка тармакларында һәрьяклап ярдәм күрсәтүләре һәм күрше районнарда яшәүче халыкларның дуслыгын ныгытуга өлеш кертүләре өчен безнең район җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X