Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хезмәтләрен хөрмәтләп

ТР Президенты Указы белән Спас районы "Нургалиев Каюм Вагизович" крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Нургалиев Каюм Вәгыйз улына "Татарстан Республикасы атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Урта һөнәри белем бирү системасында озак еллык намуслы хезмәтләре һәм үсеп килүче буынган тәрбия бирүдәге уңышлары өчен Спас тармак технологияләре техникумы директоры Гришина...

ТР Президенты Указы белән Спас районы "Нургалиев Каюм Вагизович" крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Нургалиев Каюм Вәгыйз улына "Татарстан Республикасы атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
Урта һөнәри белем бирү системасында озак еллык намуслы хезмәтләре һәм үсеп килүче буынган тәрбия бирүдәге уңышлары өчен Спас тармак технологияләре техникумы директоры Гришина Надежда Алексеевнага, производствога өйрәтү мастеры Ибраһимов Анверт Илдус улына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.
Спас районы башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
тармак технологияләре техникумы производство мөдире Булатова Лидия Сергеевна, производствога өйрәтү мастеры Кузьмин Евгений Николаевич - урта һөнәри белем бирү системасында озак еллык намуслы хезмәтләре өчен;
Зуйков Юрий Германович, район ветеран оешмалары советы рәисе - ветераннар хәрәкәте үсешенә һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә керткән өлеше өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев